ХӘНӘ (капчык өстенә утыра). Уф-фа! Бабай диеп тычарсың, малай! Шюрприз, җәннәбүттә! ФАТЫЙМА. Бә-әй, карагызчы - Абдуллабыз монда ласа! Привет, картлач! ХӘНӘ. Бәрәкәт, ә мин кем өстендә утырам? Менә сиңа - шюрприз. ӘКЪЛИМӘ (Абдуллага). Әй, җаным, күз нуркаем. Сагыныплар да сагындым үзеңне! Эч-бавырдарым өзелеп бетте бит! ФАТЫЙМА. Ах, Абдуллам, мин шулкадәр сагынып беттем бит сине. Өзелеп сагындым! Хәтта... АБДУЛЛА (үпкәле). Әйе, бигрәк нык сагынгансыз икән шул! Урыс мужикларын капчыклап-капчыклап ташыйсыз! Бер шәлперәйгәне җитмәгән, тагы да кемне алып килделәр икән? (Барып, капчыкка типкәләп карый). Әллә бу юлы чынлап та мунча ташы тутырганнар инде бу капчыкка? ПЕТР (Фатыймага карап, кинәт). Она! Ей богу - это она! Слышишь, Абдул, это она! ФАТЫЙМА (сискәнеп китә). Нәрсә сөйли бу? Нигә дип шулкадәр тишердәй итеп карый бу бәндә миңа? Һушыңа кил, Петрович! АБДУЛЛА. Кайдан килеп инде бу - тар җиргә тана башы! Оятыңа кил, тискәре бәндә. Бөтенесенә дә кадаласың! ПЕТР. Нет, нет, это она! Мин таныдым уны! Это же ты, Милашка? ФАТЫЙМА. Карагызчы бу тиле-милене! Нинди милаш булыйм дим мин сиңа? ПЕТР. Неужели не помниш, это же ты была там! ФАТЫЙМА (каушап). Кайда? ПЕТР. Күл буенда. Чиәле күл буенда, бакалар бакылдаган мәлдә, помнишь, беренче тапкыр үбешкән идек! ФАТЫЙМА (аптырап). Чиәле күл буенда, беренче тапкыр... Уф, башым әйләнеп киттече... ПЕТР (Абдуллага). Вот видишь? А говоришь, что все девки твои. Нет, брат, я с ней еше в тридцатом целовался, беләсең килсә! Шулай бит, милаша? АБДУЛЛА. Әллә чынлапмы? Сөйли сал, Фатыймам, йөрәгемне әрнетмә! ӘБИЛӘР. Сөйлә, Фатыйма, сөйлә, дөресме, әллә нахак сүзме? ФАТЫЙМА (кинәт кабынып китә). Нишләп дөрес булсын, ди. Үз Коммунист башым белән нишләп кем җитте, шуңардан үптереп торыйм инде мин! Нигә мин синең белән бакалар бакылдашканын чакта... (елап җибәрә). ПЕТР. Что с тобой? Успокойся. Шулкадәр үпкәләтерлек ни әйттем соң әле мин сиңа, Фатыйма? Если не ты была, так и скажи - не я мол. ФАТЫЙМА. Әй ходаем! Гонаһлымын, әхирәткәйләрем, гонаһлымын. Әйе, булган идек шул бер күл буенда... (яр башына басып, кыйбла якка карый). Тәпәш кенә чабаталы бер маңка малай иде. Пенек. Әй илаһым, кайда инде ул үбешү! Үбешергә һөнәре дә, кыюлыгы да җитми иде ул бахыркайның. Бакалар бакылдавышына хәйран калып, утырдык инде шунда ике чүмәлә. Таң сарысы җиткәч хушлашкан чакта "әп" иткән иде шул монавы төшемнән, шул буладыр инде, күрәсең, үбешү дигәннәре. "Әп" итеп алган булды да, томан эченә кереп китеп, мәңгегә югалды да. СӘЛИМӘ. Әй бахырны. Аны да бәлки каһәрле сугыш уты йоткандыр. ФАТЫЙМА. Һай, ут сөйлисең! Үз башсызлыгы башына җитте аның. Ул бит, дурак, шул көннәрдә райкомга жалоба язган булган. "Нигә сез урыс чиркәвен клубка әйләндердегез, ә безнең мәчетне - чучка абзарына, нигә киресенчә түгел, бу халыкны кимсетү була бит", дип язган, башсыз! Йә инде, акыллы кеше райкомның райокымына шундый сүзләрне язамыни? Милләтче диделәр дә, алып та киттеләр үзен. Шуннан соң бер хәбәр дә булмады, әйтерсең дә җәһәннәмнең төбенә төшеп китте. Эзсез-нисез гаеп булды, күңелемдә нибары бер чаткысы гына уелып калды. ХӘНӘ. Әй, башкайларыбыз! Ни күрмәгән дә алар, ниләр генә үтмәгән алардан. ӘКЛИМӘ. Туры килде инде безгә бөтенсе дә. Исләсәң ис китәрлек. Ничек бөтенесенә дә күнгәнбездер дә, ничек түзгәнбездер. Менә мин дә бер... үбешеп утырган идем. АБДУЛЛА (көлеп). Күл буендамы? ӘКЛИМӘ. Әйе шул, күл буенда. АБДУЛЛА. Беренче тапкыр дигән бул инде. Урыс картының күңелен күр! ӘКЛИМӘ. Беренче тапкыр шул! (Яр башына йөгереп менеп баса). Их, үбешепләр дә үбешкән идек шул! Хәтта әлеге көнгә кадәр тәнкәйләрем җымырдап китә, ул кич исеме килеп төшсә. Егете соң, егетен күрсәгез иде сез. Ул шомырт күзләре, ул мыкты гәүдәсе, ул йомшак куллары. Үпсә дә үбә иде шул!.. АБДУЛЛА (көлеп). Баклар бакылдаган мәлдә диген. ӘКЛИМӘ. Бакылдый гынамы соң? Без үбешкән мәлдә алар авызларын ачып катып кала иде. Бакалар гына да түгел, бар табигать, бөтен дөнья хәйран кала иде... Әй, аллам, силсәүетнең юшкәсен урлап кына һәлак булды шул. СӘЛИМӘ. Атак, бер юшкә өченме? ӘКЛИМӘ. Әйе шул, ничастный бер юшкә өчен башын ашадылар, хәшәрәт җаннар! "Син бу эште Совет властен исертергә ниятләп кылгансың, Совет властен юк итәргә уйлагансың, дип гаепләделәр дә, алып та киттеләр үзен. Мин, малай, шул көннәрдә күрше авылның барлык мунча юшкәләрен сурып-сурып алдым да, бер арбага тияп, силсәүет алдына китереп аудардым. Мәгез, тыгыныгыз, тик егетемне генә чыгарыгыз, дип ялвардым. Тик минем мәшәкатьләрем бушка гына булды. Себер сөрделәр егетемне. Әле булса өне дә, тыны да юк. Шундый егет иде бит, шундый егет!.. Аның йомшак кулларын гүрләргә кергәнче онытмам инде. Төс-башын гына менә онытканмын. (Петрга). Шул яндырай егетем син булып чыктың микән әллә, Петруш? ПЕТР. Юк-юк, сеңелкәем, юшкә не воровал. Да и Сибирь не ходил. Бог миловал. ӘКЪЛИМӘ (Абдуллага). Ә син, Абдулла җаным, беренче тапкыр кем белән үбешкәнеңне хәтерлисеңме? АБДУЛЛА. Һә-әй, бәбкәем, кайда инде ул аларны хәтерләү! Кич белән ни кылганымны иртәчәк хетергә төшерә алмый җәфаланам әле мин. Беренче тапкывр үбешкәнде, имеш. Таптыгыз сез дә сөйләр сүз. Булган иде микән соң ул андый татлы минутлар? СӘЛИМӘ. Бәй, ничек инде булмасын ди? Шушы яшеңә җитеп, әллә үбешеп тә караганың булмадымы? АБДУЛЛА. Ачыгын әйткәндә, бер генә тапкыр булган иде инде ул булуын. Әйткәндәй, шулай ук күл буенда. Күлнең исеме дә туры килә - Чиәле күл иде шул. ӘКЛИМӘ. Димә-әк... Шул яндырай егетем син булып чыктыңмыни инде, Абдуллам?
(Абдулла, аптырап, әйтер сүз таба алмыйча, аңа карый).
ӘКЛИМӘ. Йә әле, ачык кына итеп хәтереңә төшер әле: күл буендагы зур гына бер ак таш өстендә утырмаган идегезме? АБДУЛЛА. Соң... ӘКЛИМӘ. Кызның алкасы үләнгә төшеп китеп югалган идеме? АБДУЛЛА. Тик бит... ӘКЪЛИМӘ (өтеп бара). Бакалар сайрашкан идеме? АБДУЛЛА. Соң... бакасыз күл буламыни? Әйе, бакылдаган иделәр шул. Чабатадай олы бакалар! ӘКЛИМӘ. Шулай булгач, юшкә урлаган малай да син буласыңмыни инде, Абдулла? Йә инде, селтәгән идеңме? АБДУЛЛА (паузадан соң). Селтәгән идем шул... ӘКЛИМӘ. Ах!.. (Күз яшьләре аша аңа сокланып карый). ФАТЫЙМА. Тукта-тукта, ә җирән чәчле, сипкелле, чабаталы малай да син түгел идеңме соң, Абдулла? АБДУЛЛА. Соң, мин булмый! Мин идем шул! Әйе, заманында җирән чәчле, сипкелле, чабаталы малай идем мин! СӘЛИМӘ. Ә әсир төшеп, җир аягы, җир башы илләрендә тилмереп йөргән татар егете - син түгел идеңме, туганым? АБДУЛЛА. Мин идем! Мин, сандугачым!.. Хәбәрсез гаип булып, чит илләрдә җирсеп йөргән татар да мин идем ул. Заманында бер пүчтәк өчен Себер михнәтләрен күргән татар да мин идем! Гаделлек һәм хаклык эзләп, ут эченә башын салган татар да мин идем! ӘКЪЛИМӘ, ФАТЫЙМА, СӘЛИМӘ: Ах, Абдуллам! (Аның муенына сарылалар). ХӘНӘ. Атак, тагы да торып калдым түгелме соң? Шлушай, Петров, бер мең тугыз йөз ун өченче елның җәендә Госман байның прикашшигы кыяфәтендә Чиәле күл буенда хәтәр чибәр бер кызыкай белән үбешеп утырмаган идеңме син, ә, шлушай? ПЕТР. Да откуда? Я в том году и не родился еше. Меня еше планировали только. ХӘНӘ (Абдуллага карап). Димә-әк... ПЕТР. А он вообше на десять лет позже меня родился. Его и не планировали тогда. ХӘНӘ (Абдуллага). Улым, шул җен суккан прикашшик кыяфәтендә татар син идең бит, ә? АБДУЛЛА. Ул татар да мин идем, карчык, мин идем... ХӘНӘ. Их!.. (Аның муенына сарыла). АБДУЛЛА (барлык әбиләрне дә кочагына алып, Петрга карап елмая). Йә, әйтерең бармы? Абдулланы күрдеңме, дим? (Әбиләргә). Чәй!.. Чәй әзерләгез, кызлар!
СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Абдулла бабай тауның бер башында әбиләр белән ихлас чәйләп утыра. Петр карт, аңа үпкәле карашын чалгылап, читтәрәк йөри.
ПЕТР. Обманшик ты, Абдулла! Төпле обманшик! АБДУЛЛА. Эшләр шулайгарак әйләнеп китте шул, брат Петрович. ПЕТР. Сам девку обешал, сам не дал. А еше морского краба тоттырган булган идең. АБДУЛЛА. Әйткән идем бит, яңа тәти чалбарсыз анда барып та йөрмә дип. Тәренмиләр аны. ПЕТР. И девок ты обманул. Аклиму обманул. АБДУЛЛА. Һай!.. ПЕТР. Фатиму обманул!.. (Паузадан соң). Сонечку обманул. Бессовестный ты. (Паузадан соң). Ханушу тоже обманул. АБДУЛЛА. Күп чукынып утырма, яме! ПЕТР. Жадный ты!.. Татарин!.. АБДУЛЛА. Татармын шул! ПЕТР. Эх, паршивая жизнь! Берәүләргә кызлар, бәйрәм дә туй, икенчеләргә сагыш та уй. Нигә шулай ул, Сонечка, ә? СӘЛИМӘ. Әү, Петруш? Ни йомыш? АБДУЛЛА. Кара әле, һаман да куймый бит бу чукынгыр карт! Йөрмә әтәчләнеп! (Сәлимәгә). Син дә тик кенә утыр - айт дигәнгә тайт итәргә торасың! ПЕТР. А, Хануша? Что ты скажешь? ХӘНӘ. Ә-ә, мин ни... Тукта, торыйм әле... АБДУЛЛА. Әй алланың ачы каһәре! Яхшылыкны һич кенә аңламый бит бу, әй! Раз на то пошло - тауның анау башы синеке, бу башы - безнеке! Монавы ерганактан алып икебезенең арада межа үтәр. (Дүртенче капчыкны алып бәрә). Мә, сиңа иптәшкә! И штубы бүтәнчә ни-ни! ПЕТР. Слушай, Абдул, мы же интернацио... АБДУЛЛА (кырт кисеп). Не надо, Петя! Не надо!.. (Әбиләргә). Межаның теге ягына - нишагу! ишетсен колагыгыз! ФАТЫЙМА. Бигрәк инде. Референд та үткәрмәдек... АБДУЛЛА. Йә, сүзгә бик күп салына башладыгыз, бугай! Барыгыз, китегез моннан... Кара син аны, каныкты бит минем кызларыма! Кап-карт белән бездән, яшьләрдән, азрак ояла белер иде.
Капчык кинәт кенә Петр ягыннан бу якка шуыша башлый. Абдулла аны кире атып бәрә, утыра.
АБДУЛЛА. Күзләреңне тозландырып, бу якка карап утырма! Монда сиңа беркем дә калҗа өеп куймаган. ПЕТР. Хрен с тобой! (Үләнгә ята, тына). СӘЛИМӘ. Әй бахырны!.. Әллә үлде инде? Абау... АБДУЛЛА. Межаның теге ягына чыгасы булмагыз! СӘЛИМӘ. Соң... Үлә бит. АБДУЛЛА. Үлмәгәе!.. СӘЛИМӘ. Урыс дигәч тә теге, жалкы бит әле. Әнә, үлде дә инде, әй ходаем! АБДУЛЛА (Петр янына бара). Ты что, Петр? Что с тобой? ПЕТР. Умираю я, Абдул. Ашы-ын ашаганмын... АБДУЛЛА. Да ты что? Живи еще. өстән су тамып тормый бит әле. ПЕТР. Зачем жить? Бу дөньяның бер кызыгы да калмады минем өчен. Сыеныр да, җылыныр да урын таба алмыйча, кайда җитте шунда берәдәк булып йөрү тәмам надоел инде! К черту, үләм дә куям! АБДУЛЛА. Соң... Алай булгач, соңгы теләгеңне әйт, Петр. ПЕТР. Үтәрсеңме соң? АБДУЛЛА. Үтәрмен. ПЕТР. Ышанмыйм мин сиңа. Әйткән сүзеңне тагы да җилгә очырырсың! АБДУЛЛА. Менә валлахи-билләхи. Сүземдә тормасам - җир йотсын, мәгәр. Йә, әйт соңгы теләгеңне. Чего хочешь? ПЕТР (үлеп барган бәндә тавышы белән). Девку хочу. Кызларыңның берсен генә булса да миңа кызганма инде, Абдулла. АБДУЛЛА. Соң кайсысын бирим? ПЕТР. Кайсысы үзеңә бик жәл түгел, шунысын бир. АБДУЛЛА (әбиләргә аптырап карый). Барысы да жәл бит әле ул. ПЕТР. Ту хочу, у которой голос слаще. АБДУЛЛА. Үзенә күрә түгел бу карт шайтан. ӘКЛИМӘ. Ягез, кызлар, урысның күңелен күрми булмастыр, ахрысы, әйдәгез, сузып еффәрик әле. Кайсыбызның тавышы ятышрак булыр икән?