сайт драматурга Флорида Булякова - ӘБИЛӘРГӘ ТАГЫ НИ ҖИТМИ?
Воскресенье
26.03.2017
08:20
ПРОЗА
МИНИАТЮРЫ             
 
 
 

ДЕДУШКИН ДНЕВНИК

ПЬЕСЫ


 

 
КАТЕГОРИИ
ПОПУТНОЕ [1]ПРЕМЬЕРЫ, АФИША [14]БУДНИ [2]НОВОСТИ [5]
Форма входа
Календарь
«  Март 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Ты тоже здесь?: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100

    ...

    ӘБИЛӘРГӘ ТАГЫ НИ ҖИТМИ?

    ӘБИЛӘРГӘ ТАГЫ НИ ҖИТМИ?


    ("Әбиләргә ни җитми" комедиясенең дәвамы)



    КАТНАШАЛАР:

    Карчыклар:
    ӘКЪЛИМӘ
    ФАТЫЙМА
    СӘЛИМӘ
    ХӘНӘ
    Бабайлар:
    АБДУЛЛА
    ПЕТР ПЕТРОВИЧ.


    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК


    БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ


    Кызлар тавы. Анын итәгендә, дөньяларын онытып, Әкълимә белән -әлимә инәй ләпелдәшеп утыралар. Читтәрәк, яр башында, өметсез карашын еракка төбәп, монсу гына Фатыйма әби утыра. Аларнын янында Хәнә карчык күренми - әллә шушы арада дөнья куйганмы? Әйдә, анын булмавы тамашачы өчен әлегә сер булып торсын әле.

    ӘКЪЛИМӘ. Шулай итеп, туганкаем, ләүкәгә менеп утыруым булды, мунча ишеге дөберт ачылып та китте. Ни күзкәйләрем белән күрим, тупсада теге марсиянин басып тора!
    СӘЛИМӘ. Әй, апай!
    ӘКЪЛИМӘ. Мин ни, инәдән тума бит инде. Менә болай итеп, ыжбаеп утырам, исәр кеше шикелле. Теге, күзләрен чалгыдай янатып, монавы төшләремә чекреәйтте дә катты кахәрең! Котым ботка китте! Тсем дә, хушым да юк! үземне кайда гына куярга да белмим.
    СӘЛИМӘ. Бонагай! -оң ул Мәрзия бердә генә шәрә хатын күргәне булмаган микәнни, шулкадәр күзләрен акайтмаса!
    ӘКЪЛИМӘ. Мәрзия була димени, сантый! Марсиянин! Тәлинкәгә атланып, җихан сыздырып йөриләр бит, әнә шул!..
    СӘЛИМӘ. Ну-у...
    ӘКЪЛИМӘ. Шул, ташка үлчим!
    СӘЛИМӘ. Аба-ау, ходаем! Бигрәк инде! -оң, шуннан?
    ӘКЪЛИМӘ. Шуннан ни, килеп керүләрең зәхәр шәп булды әле, абзыкай, дидем дә, тегенең кулларына миндек тоттырдым. Боргалап-боргалап чабарга керешмәсенме. Кай җирләрең генә кычыта инде менә. Әй чапты, әй чапты!
    СӘЛИМӘ (көнләшебрәк). Бонагай...
    ӘКЪЛИМӘ. Әйе. Бытбылдык үләнен әзерләп куйган идем, аны да вис туздырып бетерде, кәхәрең.
    ФАТЫЙМА (үз алдына). Бытбылдык диген...
    ӘКЪЛИМӘ. Шуннан, малай, аякка егылып, кан яшьләре белән сорарга тотынмасынмы!
    СӘЛИМӘ. Абау-у, нәрсәне?
    ӘКЪЛИМӘ. Нәрсәне буламыни? Тәлинкәсенә утыртып, үз планетасына алып китмәкче, җанабүттә! Түгелеп-түгелеп елый башлады бит бу, әй!
    СӘЛИМӘ. Уф, бахырны.
    ӘКЪЛИМӘ. Кесәсеннән кенәгәсен дә чыгарып күрсәткән була, янәсе акчасы күп берәүнең!
    СӘЛИМӘ. Акчага сатып алам, дип уйлаган микәнни?
    ӘКЪЛИМӘ. Куй инде, туганкаем, менә шунысына бигрәк тә нык гарьләндем. Җең ачуым чыкты! "Ах, син, әле мине шулай мыскыл итмәкче буласыңмы, дип, үзен ботарлап ташлыйм әле, дип аяк өсте баскан идем, йөрәген ачып салды теге!
    СӘЛИМӘ. Ничек инде ул?
    ӘКЪЛИМӘ. Натуральна, туганкаем. Түшен бер итеп актарып ташлады да, йөрәген китереп чыгарды. Мә, ди. янәсе үлеп ярата!
    СӘЛИМӘ. Әй, бахырны.
    ӘКЪЛИМӘ. Бирешмәдем бит тәки!..
    СӘЛИМӘ. Нигә?
    ӘКЪЛИМӘ. Бәрәкәт, ни шайтаныма миңа ул тимер чуен? Аның бит... (колагына нәрсәдер пышылдый).
    СӘЛИМӘ. У-уй, кит, тәүфыйксыз! -өйләмә, колакка ятмасны!
    ӘКЪЛИМӘ. Чип-чиста менә! Эзе дә юк, эт ялаганмыни! Маңгаенда гына әллә нәрсәкәе генә төенләнеп торган кебек иде.
    СӘЛИМӘ. Бәлки аларның маңгаенда үсә... Ай! (Оялып, битен каплый).
    ӘКЪЛИМӘ (рәхәтләнеп көлә). Әй-й, аның кыланышлары-ы! Кулларына күтәреп, өйгә алып кайтты, мендәрләрне кабартып, ястыкка салды. Берәй заман яңа йолдыз ачсам, аңа хичшиксез синең исемеңне кушачакмын, дип, хушлашып чыгып китте. Шуннан ни, ни әйтәсең инде аңа. Тыннарым катканчы көлдем генә шул! (-агыш белән). Җихан мәңгелегендә Әкълимә исемле йолдызкай гизеп йөрер бәлки бер заман...
    СӘЛИМӘ (торып баса, талпынып куйгандай итә). Әй, рәхәтлекәйләре! ярый әле, шушы яз көнкәйләрендә үзебезнең Кызлар тавына чыгып, кояш нурлары астында коенып утырырга башыбыз җиткән, диген! Кайсылай рәхәт, кайсылай хозур бу дөнья! Фатыйма, якынакаем, йә инде, ташла инде шул көенүләреңне. Шушындый матур көндә дә канатларыңны сәлендереп утырмасаң инде!
    ФАТЫЙМА. Әй, иптәшкәем, кагылма әле миңа, зинхар өчен. үткәндәге истәлекләр йөрәгемә тынгы бирми. Абдулла картыбызның сүзләре хич кенә дә башымнан чыкмый. Күңелем хич кенә дә утыра алмый, җаным тынычлык тапмый.
    СӘЛИМӘ. Әй, ходаем! Менә миңа да әллә ниләр генә булды да куйды шул. Йокым йокы, ашаганым аш түгел. Йөрәгемдә әйтеп тә аңлата алмаслык бетмәс-төкәнмәс дәрт кайный. (Аптырап). Көне-сәгате җитүе шул булды микәнни? (Әкълимәгә). Ә, якынкаем?
    ӘКЪЛИМӘ. Шул булгандыр инде, күрәсең. Бөтен булмышы белән сихерләде дә куйды шул күңелкәйләребезне. Тәмле таң йокуларыннан иләсләнеп китеп уянам, упшыжитие подъездын дивана кеше шикелле әйләнеп чыгам. Ленин бабай хәйкәле янына килеп, ымсынып карап торам да, тагы да ятагыма кереп, мендәремә капланып елыйм... Әй аллам, бәхетнең үзе тереләй килеп кереп, кулга эләкте генә дигәндә, туй өстәлебезгә кара таракан булып төште дә куйды шул! Рәисне әйтәм, сыңар күзең корт чаккыры!..
    СӘЛИМӘ. Еламый ни, гарьлеге ни тора бит! Абдулланың Абдулласын, кулга килеп эләккәч кенә, кире ычкындырып җибәрчәле, ачуым килмәгәе!
    ӘКЪЛИМӘ. Бар гаеп рәистә... Их, кызлар, кызлар, бер дә булмаса, күңелкәйләребезне юатып, чеңләп алыйкмы әллә?

    Пауза

    ФАТЫЙМА. Безнең авылда, әле без бәләкәй чакларда, Май әби исемле бер карчык була торган иде. Кыз-кыркынны, бала-чаганы җыеп алып, карга буткасы корырга ярата иде. Шул карчыкның бер мәрәкә сөйләгәне хәтеремдә калган. Имеш тә, кояшлы көндә шушы яр башыннан кеше үз кыйбласын күрә ала. Аны ул бәхет утравы дип йөртә иде шикелле, кайсы чакта төп йортыбыз дип тә куя иде. Шунысы кызык, үзе ярым сукыр булса да "Әнә, әнә, кыйбламны күрәм", дип әйтә торган иде. "Шуңа да миңа ходай тәгалә мәңгелек бәхет хәм тынычлык бирде. Карагыз, карагыз, сез дә үз кыйблагызны күрерсез", дип өстәп куя иде. Безгә ни җитә кала, күзләр талганчы, хәтта күрүдән язганчы карый да карый идек. Без дә үз бәхетебезне күрмекчебез имеш.
    СӘЛИМӘ. Күрдегезме соң?
    ФАТЫЙМА. Күрдек ди, сукыр карчыкка ышанган без дурак. Бала чактан ук сиңа бәхет китереп тоттырдылар, ди. Итәгеңне киңрәк җәеп тор!.. (Кыюсыз өмет белән). Менә әле, чәчләр агарып беткәч булса да күренсәче...
    ӘКЪЛИМӘ. Кана, кайсы төштә булырга тиеш соң ул? Әйдәле, Сәлимә, икәүләп карап карыйк.
    СӘЛИМӘ. Безне-ең кыйблабыз-ыз...

    Музыка. Әбиләр, яр башына басып, берсе иелеп-бөгелеп, икенчесе маңгаена кулларын куеп, "кыйблаларын" эзлиләр.

    ӘКЪЛИМӘ. Юк шул, анавы җимерелеп беткән чучка абзарыннан башка бернәрсә дә шәйләмим. Сәлимә, син нәрсә күрәсең?
    СӘЛИМӘ. Мин ни, шул инде, әлеге дә баягы, томан... томан күрәм!
    ФАТЫЙМА. Абдуллабыз җитми монда, әхирәткәйләрем! Улмы? У-ул!... Аның күзләренең үткерлеге - килеп керү белән мине генә шәйләп алды да куйды бит, малайкаем. Йөрәккәем чак-чак идәнгә сикереп төшмәде инде менә!
    ӘКЪЛИМӘ. Килеп керү белән миңа күз ташлаган иде дә инде ул. Ярый инде, әлегә сүз куертмый торыйк. Минем, моселманкайларым, бу тәңгәлдә үз генеральный планым бар. Мин ул бабайны урларга булдым!
    СӘЛИМӘ. Дөрес, бик тә дөрес! Урларга да бу колхоздан таерга, чурту матыр! Чәчрәп кенә китсен, хәерче дөньясы!
    ФАТЫЙМА. Әйттең син дә сүз! Урларга, имеш! Рәис аны тышка да график буенча гына чыгара бит. Көненә ни бары бер терит. Ишшу җитмәсә, теге урыс каланчасын артыннан ияртә. Старин знакомын. Хәзер бергә торалар ич, картлар йортонда. Урларсың сиңа, бик урламый тор әле!
    ӘКЪЛИМӘ. Урлыйм шул менә, нигә урламаска, ди! Беркөнне кибет алдында очрашып сөйләшеп, без аның белән сүз куештык инде, ничек итеп колхоздан таерга хәйлә дә кордык... (Колакларына пышылдап кына хәбәр сөйли).
    ФАТЫЙМА. Капты кармакка! Әй, шәп кешесең дә инде син, Әкълимәкәй! Ярый, озакка сузмыйк. Әйдәгез, коралланып алыйк та, операциягә чыга салыйк! Син менә монавы бияләйне тот, акыра башласа авызына тыгарсың. Син тәртешкә ал, мин аркан алыйм. Әйдәгез, әхирәткәйләрем, алга!.. Наше дело правое, мы победим! Аллага тапшырдык болай булгач!
    ӘБИЛӘР. Алга!.. Киттек бабайны урларга!..


    ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ


    Абдулла бабай күренә, аның артындаң Петр карт килеп керә.

    АБДУЛЛА (күтәренке күңелле). Сәлам! Сәлам сиңа, Кызлар тавы! Сәлам табигатьнең иң кадерле энҗеләрнең...
    ПЕТР (аны бүлдереп, тауга). Привет!
    АБДУЛЛА. Уф, шушыны! Йөри бит, җан көйдереп!
    ПЕТР. Привет, девичья гора - источник юношеских волнений.
    АБДУЛЛА. Кәнде этләп бетерде, әй! Күгәнәк! Аз гына булса да тауларга ялгызым чыгып йөрим, яшьлегемнең саф хаваларын сулап кайтыйм дигән идем - тагылган бит. Теге упшыжитый дигән сасык зинданда хич тә генә торыр хәлем калмады. Тыным тарыга, башым зәңки, йөрәгем әрни. Җирсенәм!
    ПЕТР. Не сокрушайся, брат. Һәр почмакта шулай - үз җиреңдә җирсенеп ята бер балакай.
    АБДУЛЛА. Соң, нигә дип әле син миңа миндек яфрагыдай ябыштың? Әллә теге шилма малай эзәрләргә куштымы?
    ПЕТР. Боюсь я - яңгызым калып вдруг окочурусь?
    АБДУЛЛА. Акайчуешься булса ни! Утырып елар кемең бар? Ашарын ашагансың, эчерен эчкәнсең, дигәндәй. Әй аллам, кахәрле язмыш - картайган көнемдә кем янына китереп тыктылар бит... Әкълимә сылу белән сүз дә куешкан идек, менәме дигән хәйлә дә корган идек. Тик менә ничек кенә итеп шушы мөтрәй тәредән котылырга? Юк, теге колакай карчыкны моңа сыйламыйча котылып булмастыр, ахрысы. (Петрга). Слушай, знаком, сиңа бигрәк тә мач килгән бер чубых белән таныштырыйммы үзеңне?
    ПЕТР. Что такое - чубых?
    АБДУЛЛА. Һәй, ахмак, шуны да белмисеңме? Замана егетләре сылуларны шулай дип кенә атап йөртә бит - чубых дип кенә.
    ПЕТР. Не понял.
    АБДУЛЛА. Девку хочешьме, дим, тинтәк!
    ПЕТР. Ба-а, а где?
    АБДУЛЛА. Әхә, зирәк дә икән үзе, тиз үк отып алды. Һич тә үлмәктән калмак кына йөри димәссең!
    ПЕТР. Знаешь, друг Абдулла, (дәртләнеп китеп) я татарок шибко люблю.
    АБДУЛЛА. Нәрсә, нәрсә?
    ПЕТР. Татар кызларын үлеп яратам, дим. Уш, больно горяченкими они бывают. Ташлары бер кызып китсәме! Ух!
    АБДУЛЛА. Әйе, күп боздыгыз шул инде безнең... горячийкайларыбызны!
    ПЕТР. Шулай да җитми калды шикелле, брат. Мало, совсем мало. Вы наших больше... пәртәчили!
    АБДУЛЛА. Әйтте сүз, күкәй күз!
    ПЕТР. Не веришь, да? Давай будем считать. Вот Анку из деревни Атамановки...
    АБДУЛЛА. Куй ла! Шуны гына бизмәнгә салып үлчәргә калды хәзер безгә. Аннан соң процентын чыгарыргамы? Һи, әбәләк! Юрибез инде шунда - өкеле дә күкеле, алапай белән шалапай шикелле... Йә, сүзне кыска тотыйк - хочешь девку? Да или нет?..
    ПЕТР. Хочу!
    АБДУЛЛА (бишен бирә). Мә, держи, алайса, морского краба. Менәмен дигән сылуымны сиңа корбан итәм, как лучшему другу авызымнан алып бирәм. Их, андый кызларны бер кочаклап үпкәнең бармы икән соң әле синең?!
    ПЕТР. Бар, Абдулла, бар! Естҗ грех такой! Да-а-вно, правда. Эх да целовались! Умырлатып хәтта!
    АБДУЛЛА. Когда-а?
    ПЕТР. Чияле күлдә бакалар бакылдаган чакта, вот когда. Часто ее вспоминаю. Чем ближе туда, вон, каен төбенә, тем чаше. Где она теперь? Эх увидеть бы!
    АБДУЛЛА. Көяләнмә, дускай, увидишь!.. Ә син менә тыңла әле Әкълимә белән икәүләп корган стратегик планнарыбызны. Бүген эңгер төшкәч тә, теге шилма малай кичке проверкасын үткәреп беткәч тә мин бәрәңге йә комбимкорма капчыгына кереп качам, ә син шул капчыкны җайлап кына яр астына төшереп куясың. Төнгелеккә шунда утырып калырмын да инде мин - как будто бы картошка. Төшендерә белдемме?
    ПЕТР. Как будто понял.
    АБДУЛЛА. Ә менә син упшыжитийга кайткач, тәрәзә тупсасына менеп утырырсың - как будто все дома. Ходай насыйп итсә, алдагы төндә Әкълимә бригадасы шул капчыкны Марий урманына алып барыр да, шуның белән вәссәләм! Башкайларым олы газаптан котыла дигән сүз.
    ПЕТР. Ә мин?
    АБДУЛЛА. Ә-ә... Ә син?.. Сине, брат, бераздан без бишле тарантас җигеп килеп алырбыз. Шунда үзеңне барлык сылукайларым белән таныштырырмын да инде. Араларында, бәлки, теге яшь чакларында иң беренче тапкыр үбешеп утырган кызың да булуы ихтимал. Булмаса да кайгырасы түгел, анда күңеленә ятканын сайлап алырсың. Килештекме?
    ПЕТР. Төшендерә белдең бугай.
    АБДУЛЛА. Держи соң морского краба! Абзыең Севастополь брал!..
    ПЕТР. Пойду собираться!
    АБДУЛЛА (аның иске чалбарына карый). Сиңа, абзыкай, яңа чалбар тегеп бирмичә булмастыр.
    ПЕТР. А что? В этом не пойдет что ли? Раньше на штаны не глядели ваши девки, так принимали.
    АБДУЛЛА. Юк шул инде. Хәзер безнең кызларыбыз сезнең ише егетләрнең муенына бик үк асылынып бармый. Моселман егетләрен генә үз итәләр. Так что, если хочешь якшаться, придется тебе яңа тәти чалбар тектереп алырга, ягъни сөннәткә утырырга. Суверинетет, брат!
    ПЕТР. Давай, где наше не пропало. ‹ишь бы девки были!
    АБДУЛЛА. Таптым бит әй, үз башыма бер бәлә. Ярар соң... Әләйгәч ни... (Пәке китереп чыгара).
    ПЕТР. Әй-әй, нишләп әле син нож точишь? Какого хрена?
    АБДУЛЛА. Бәрәкәт, твоего инде. Пәкене дә янамыйча, ничек итеп ыштан печим мин сиңа? Хәзер ике чыра арасына кыстырабыз да - чик! - дөнья хәтлем урман төпләгән өчен миңа чирик! Ә? Байтак эш хакына шуны гына жәлләп тормассыңдыр бит инде.
    ПЕТР. Әй, хрен с ним! Раз пошла такая пьянка - режь последний огурец!
    АБДУЛЛА. Ярый-ярый, шаяртып кына алдым бит мин сине. Хәнә карчыгыма шул көе дә батыр әле! Киттек, әйдә, старик дускаем, киттек кызларга бирелергә!..


    ӨЧӨНЧӨ КҮРЕНЕШ

    Төн.
    Караңгыда өч әби мыштырдый.

    ӘКЛИМӘ. Мишук дим, мишук карагыз. Монда бер мишук булырга тиеш иде. Подъезд төбендә бәрәңге булып утырырмын дигән иде.
    СӘЛИМӘ. Абау, ходаем, караңгылыгы! Күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Атакаем, кем ул минем артыма ябышты?
    ФАТЫЙМА. Әй лә! Мишук дип торам тагы! Шул бер мотовилаңа урын таба алмадың инде!
    СӘЛИМӘ. Чат ябышмасан үзең!.. Бәс, менә бит капчык!.. Атак, тагы да берәү!.. Тагы да!.. Һә-әй, монда-а..
    ӘКЛИМӘ. Кит, сантый! Бер генә мишук булырга тиеш. Кана, үзем карыйм әле... Бәтәчкәй, чынлап та! Менә сиңа мә - авырмас башка тимер таяк.

    (Ничә капчык икәнлеге әлегә күренми кала).

    СӘЛИМӘ. Бынагый, ә! Абдуллабыз кайсысында икән соң ул? Күз кашкаем, син мондамы?
    ФАТЫЙМА. Ул үз эшен җиренә җиткереп, арт ягын ныгытып йөри торган кеше. Калган капчыкларга юлга дип бәрәңге салып куйгандыр.
    СӘЛИМӘ. Соң, барысы да мышный бит монда. Бозау көтүе диярсең!
    ӘКЛИМӘ. Барысы да ир-ат микәнни?
    СӘЛИМӘ. Анысын шайтан белсенме?
    ӘКЛИМӘ. Кармап кара, сантый, кармап.
    СӘЛИМӘ. Кит, юкны, бер дә генә ояла белмисең икән!
    ӘКЛИМӘ. Комендант, син кыюрак кеше, үзең сәрмәп кара әле.
    ФАТЫЙМА. Абау, борынына кулым тиеп калды!
    СӘЛИМӘ. Әй, аллам! Бабай урлыйбыз дип, оятка гына калмасак ярар иде. Танавы урынына әллә нәрсәсен тотмагансыңдыр бит!
    ӘКЛИМӘ. Кана, кана, нәрсә анда? Нәрсә тоттыгыз анда?
    ФАТЫЙМА. Әй, әйдәгез. Булмаса, шушы озын танауны йөклик тә кайтыйк!
    СӘЛИМӘ. Озын булуы шәп тә бит аның. Ялгышып куймаска иде дим. Монавы, тупый танаулысы ятышырак булмасмы икән, ә? Әнә, кайсылай мышный!
    ӘКЛИМӘ. И-и, онытканмын! Пароль соң! Син паролне әйтерсең, мин җавап бирермен дигән иде бит ул. Тавык булып кыткылдарга тиеш идем бит мин.
    ФАТЫЙМА. Йә соң, тавык баш!

    (Әбиләр кыткылдый башлый, капчыкларның бөтенесендә дә әтәч булып кычкырган тавышлар ишетелә).

    СӘЛИМӘ. Абау, ходаем, монда-а...
    ФАТЫЙМА.Тәк, аңлашылды - барысы да әтәч икән! "йлап-нитеп торасы юк инде, кызлар! Барысын да анавы заправка артына илтеп ыргытыйк та, иртәнчәк берәмләп тау башына мендереп куярбыз. Шунда капчыкларның сере ачылыр әле. Әйдәгез, иң беренче менә шушы озын борынны тотыйк!



    ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ


    Әбиләр Кызлар тавының башына ике капчыкны мендереп куйганнар. Әкълимә белән Сәлимә лап итеп капчыклар өстенә утыра.

    ӘКЛИМӘ. Алла билем!..
    СӘЛИМӘ. Уф, беләккәйләрем! Әйтерсең дә капчыкларга мунча ташы тутырганнар инде... Ай, кем чеметешә анда? Карагызчы, анавы төшөмде умырып чеметеп алды бит!
    ФАТЫЙМА. Ятыш булган! Икенчеләй мотовилаңны кайда җитте, шунда тыгып йөрмәссең!
    СӘЛИМӘ. У-уй, кулларының катылыгы малай! Утырып та булмас инде хәзер, әй апай!
    ӘКЛИМӘ. Әһә! Димәк, Абдуллабыз шушы капчыкта! Бер тотынса, ул каты тотыныр!
    ФАТЫЙМА. Чишегез!
    ӘКЪЛИМӘ (капчыкны чишә). Абдуллам, күз нуркаем...

    (Капчык эченнән Хәнә карчык пәйдә була).

    ХӘНӘ. Йә, шызгырдыгызмы? Чын шызгыруларыгыз алда әле сезнең... Күрерсез әле шюрпризның ышынын! Нишләп болар шыштын-пыштын киләләр дисәм! Минем бер ялгызымны үлем түшәгендә калдырып, үзегез генә качып китмәкче булдыгызмы! Йә инде, маяга дип калдырган булдыгызмыни мине? Берсидәтел өч терит килеп, башымны каңгыратып китте - кайдалар да, кайдалар, имеш! Йә, нәрсә шаккаттыгыз? Әллә инде мине танымый торасызмы? Сөйләп еффәрегез инде, кай якларга баш суктырырга булдыгыз?
    ӘКЛИМӘ. Әй, апаем, хет җир аягы, җир башына булса да!
    СӘЛИМӘ. Әй, безгә бик үк хәтерең кала күрмәсен инде, Миңлехәнә якынкаем. Борма-борма ерак юлларны үткәндә, сиңа бик тә кыен булыр дип кенә калдырып торган идек бит без үзеңне.
    ХӘНӘ. Син генә үткән юллардан мин биш үтәрмен әле, туганкай! Әллә ни чуттан чыкканнардан түгелбез әле. Абдулла җаным киткәннән соң, тагы да саңгырауландым дигәч тә теге. Йә, күрсәтегез әле миңа кыйбла якларыгызны!
    ФАТЫЙМА. Аны әлегә үзебез дә таба алмадык шул әле Хәнә апайкаем. Борынгылар анавы якка карарга кушканнар да бит ни.
    ХӘНӘ. Йә, карадыгызмы соң?
    ФАТЫЙМА. Каравын карадык та бит, тик таба гына алмадык.
    ӘКЛИМӘ. Җимерек чучка абзарыннан башка бернәрсә дә күрмәдек.
    ХӘНӘ. Күзләрегезне әйтер идем инде. Кана, үзем карап карыйм әле. Канатларымнан гына алыгызчы, ыржанаклар! Күрмисезмени, аякларым атламый. Мишук төбендә утыра-утыра билдән язганмын. Җитмәсә, монавы бәләчел баш үзенең мотовиласын прәме җилкәмә генә китерде дә салды!.. Һәпрә!..

    Хәнә карчыкны яр башына мендереп бастыралар. Музыка. Карчыклар бергәләшеп еракка карыйлар.

    СӘЛИМӘ. Йә, соң, изге күзкәйләрең берәй нәрсә күрәме?
    ХӘНӘ. Юк, балакаем, чурт та күрми! Томан, тотыш томан гына!
    ӘКЛИМӘ. Әй, ходаем, шунда тычкан уты кебек кенә булса да яктылык күренсә, ни булыр иде икән инде!..
    СӘЛИМӘ. Бынагай, ә...
    ХӘНӘ. Әй, сезгә ышанган мин исәр! Алга таба карамыйлар бит ул. Безнең кыйблабыз артта калды бит, артта. Әйдәгез әле, анавы төштән карап карыйк.


    Әбиләр тауның икенче башына барып басалар. Карыйлар. Танын бу башынын да – безгә, залда ултырыучыларга, карыйлар.

    СӘЛИМӘ. Йә, хәзер инде ни күрәсең?
    ХӘНӘ. Печтек нәмәстәкәй дә күрмим, балакаем. Бу якта да бары тик томан, тотыш томан гына!
    ӘКЛИМӘ. Әй, куегызчы әле, бушны! Безгә, җыен сукыр бәрәңгегә, пычагым күренсенмени!
    ФАТЫЙМА. Анавы төштә нидер кыймылдый түгелме соң?
    ӘКЛИМӘ. Әнә тегендәрәкме? Тагы да бер мишугыбыз бу якка шуышып килә түгелме соң? Шул мишуктадыр ахрысы безнең кыйблабыз!.. Әй төкерим лә! Әйдәгез, лутчы Кызлар тавын бераз селкетеп алыйк!

    Әбиләр биергә тотына. Инде кызып киттек дигәндә генә кемдер сызгырып җибәрә.

    ФАТЫЙМА. Ложись, команда! Председатель!

    Әбиләр үләнгә тәгәрәшә.

    СӘЛИМӘ. Уф-ф, йөрәккәйгенәм, өзелеп кенә төшмәсә ярар иде!
    ХӘНӘ. Йә, ходай! Җаным чыгуы шушы микәнни?!
    СӘЛИМӘ. Булыр, булыр! Артыбызга рәис үзе төшкән. Беребезне дә исән калдырмас инде ул. Зобаный кебек усал бит...
    ӘКЛИМӘ. Колагыбызга яңылыш кына ишетелгәндер ул. Торыйк, булмаса...
    ФАТЫЙМА. Отбо-ой!

    (Әбиләр кузгалгач кына кемдер тагы да салмак кына итеп сызгырып җибәрә).

    ФАТЫЙМА. Ложи-ись!..

    (Әбиләр тагы да кайда туры килсә, шунда авалар).

    ХӘНӘ. Шыжгыра да, шыжгыра, атакаем! Исем-һушым калмады. Болайга китсә-ә...
    СӘЛИМӘ. Әйтмә дә инде! Бабай урлыйбыз дип, нинди генә михнәтләргә тап булмадык! Әллә, мин әйтәм, яхшы чакта кире упшыжитийга кайтыйкмы икән?
    ӘКЛИМӘ. Чүегез! Тыңлап карагыз әле, мишук сызгырып утыра түгелме соң? Әйе шул, мишук үзе сызгыра бит!
    ФАТЫЙМА.Чишегез иблисне!

    Капчыкны чишеп җибәрсәләр, анда Петр карт йоклап киткән килеш озын танавы белән сызгырып утыра икән.

    СӘЛИМӘ. Бәрәкәт, кем соң бу? Берсидәтельнең типкесе астында әллә Абдуллабыз шулай үзгәреп киткәнме?
    ФАТЫЙМА. Кит,сантый. Бу бит теге урыс каланчасының үзе - Петя.
    СӘЛИМӘ. Әй, апай, нинди Петя ул тагы да?
    ФАТЫЙМА. Картыбызның старин знакомы. Бер ун яшькә генә миннән олырак дустым бар, дип сөйли торган иде бит. Шул үзе инде.
    СӘЛИМӘ. Абау, ходаем, кемне урлаганбыз бит, ә! Уянып китсә, аны нишләтәбез инде? Урыс бит әле ул! Әйдәгез, иң яхшысы, кайтып кына китик!
    ӘКЛИМӘ. Хәнә карчыгыбызга болай ярыйсы ук мач килгән инде. Әллә инде, мин әйтәм, аңа кодалап кына куйыйкмы? Кулга килеп кергән малны кире чыгарып җибәрергә теге.
    ХӘНӘ. Кодаламый гына тор әле, яме. Шәлперәеп беткән карт миңа нәмәстәкәйгә кирәк?
    ӘКЛИМӘ. Нигә, бар җире дә шәлперәймәгәндер әле. Урысның ни үзе үлгәч тә әле өч көн тотыш... (Соңгы сүзләрен Хәнә карчыкның колагына гына пышылдый).
    ХӘНӘ. Уф, шушы оятсызны! Ни олы дими, ни...

    Петр карт каты гына сызгырып куя, Хәнә карчык коелып төшә.

    ФАТЫЙМА. Бәләдән баш аяк, дигәндәй. Әйдәгез, кеше-фәлән күрмәгәндә генә анавы яр башыннан капчыгы-ние белән ыргытыйк үзен. Корыган тәре белән булашып ятарга вакытыбыз тар!
    СӘЛИМӘ. Алай ук итмик инде. Ул да адәм углы бит. Кем белсен, бәлки кирәге дә тиеп куяр әле.
    ФАТЫЙМА. Кирәксә, үзең кара инде, туганкай! Әйдә, Әкълимә, без үзебезнең Абдулланы мендерә салыйк. Тончыгып куймасын, мескенкәебез!

    Фатыйма белән Әкълимә тау астына төшеп китәләр.


    БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ


    СӘЛИМӘ (Петр картны аркасыннан сөеп ала). И-и, монавы урыскаемны! Кайсылай тәмле иттереп йоклый бит!.. Их! Нишлибез инде моның белән апакаем, ә?
    ХӘНӘ (аны читкә ымлый). Кил әле монда, кил. Әйдә теге әбәләкләр югында шушы урыстан без үз кыйблабызны эзләтеп карыйк. Әгәр күрә калсак, тегеләрде төп башына утыртабыз бит, ә! (Көлә).

    Петр карт каты гына сызгырып җибәрә. Сәлимә, коты алынып, җиргә чүгә. Хәнә карчык куркуыннан күлмәк итәге белән битләрен каплый. Петр карт уянып китә һәм күз алдында торган Хәнә карчыкны яртылаш ачылган, кызыл лозунгыдан тегелгән шароварын күрә.

    ПЕТР (укый). ЭСЭСЭР... Господи, атакаем, помилуй... (Башын капчык эченә яшерә).
    СӘЛИМӘ. Әй, аллам, котым калмады. Тапкан ирмәк - колата да колата.
    ХӘНӘ. Берәүләр шыжгыра белә, имеш! Бәй, кайда булды соң әле үзе?
    ПЕТР (куркыбрак башын күрсәтә). Здрасте.
    СӘЛИМӘ. Здрасте, здрасте!
    ПЕТР (кулын бирә). Петя.
    СӘЛИМӘ. Сонечка.
    ХӘНӘ. Хана.
    ПЕТР. Кому хана?
    СӘЛИМӘ. Зовут ее так. Не обрашай вниманий. Она глухая и немая. Ханушкой зови ее. Че свиданий пришел?
    ПЕТР. Аха. Вот, уж не серчайте, в старых шароварах приканал. Пойдет?
    СӘЛИМӘ. Пойдет, пойдет.
    ХӘНӘ. Очень хорошо, очень хорошо.
    ПЕТР. Мой друг Абдулла сказал: татар кызлары хәзер бик карап тормай...
    ХӘНӘ. Тормыйбыз, җаным, тормыйбыз. Пүштәк өчен бик көяләнмә. Бик кирәксә, Әкълимәдән тагы да яңа лозунг типтертербез, бу юлы Даждравштвует ышынгы дигәнен. Сиңа яңа ыштанлыкка дим! Бер дә генә исең китмәсен!
    СӘЛИМӘ. Петруша диген... Кайсылай матур исем, әй! Хәтереңдәме, "Прокати, Петруша, на тракторе". А скажи, Петруша, күзләрең әйбәт күрәме синең?
    ПЕТР. Не жалуюсь пока. Слава богу, если что плохо лежит - вижу.
    СӘЛИМӘ. Әйдә, алайсаң, безнең кыйблаларыбызны эзләп карыйк әле, ә?
    ПЕТР. А что это такое?
    СӘЛИМӘ. Ничек кенә итеп аңлатыйм икән? Место такое, понимаешь, увидешь его - счастье получишь, покой. На вечное пользование. Ну, как бы – ожмахская уголок!
    ХӘНӘ. С Бахчисарайская фонтаном!
    ПЕТР. Да иди ты! А далеко?
    СӘЛИМӘ. Близко, якында гына. Түлке күрмибез, кәхәрен! Әйдә, посмотрим. Бәлки, бергәләп күрербез үз кыйблабызны.
    ПЕТР. Их, Сонечка, мне бы вперед свою увидеть киблу-то. Потом уж вашу.
    СӘЛИМӘ. Кара инде, ышанмаган булачы. Әйдә әле, әйдә (яр башына китереп бастыра). Туда вон смотри. Йә, берәй нәрсә күрәсеңме?
    ПЕТР. Блестит будто что-то.
    ХӘНӘ. Брежневның шәрә артыдер. Урыска нәрсә күренсен.
    СӘЛИМӘ. Уф, кайсылай юньсез сөйләнәсең син, Хәнә апа. Чит кешедән дә оялмыйсың, ичмасам!
    ХӘНӘ. Атак. ни әйттем соң әле мин? Ул бит үзе, Брешнев, артымны бер килеп үбердәй булырсыз әле, дип дөнья куйган дип сөйлиләр.
    СӘЛИМӘ. Кайдан ишеттең син андый тиле хәбәрләрне?
    ХӘНӘ. Һә-әй, мин ишеткәннәрне... Менә, бер мәл Горбашов...
    ПЕТР (аның сүзен бүлеп). Погодите, девки, погодите. Тыңларга ирек бирегезче...
    СӘЛИМӘ. Бәй, ни ишетәсең соң эле син?
    ПЕТР (еракка сагышлы карап). Бакалар сайраша... Әнә, карагыз әле, бәләкәй генә бер күлне күрәсезме? Күл буенда молоденький парнишка. Ә рядышком - яшь кенә бер сылукай.
    СӘЛИМӘ (аптырап). Күл буенда дисеңме?
    ПЕТР. Ие, күл буенда. Беренче мәртәбә үбешеп утыралар.
    СӘЛИМӘ. Беренче тапкыр дисеңме?.. Бакалар сайрашкан мәлдә.
    ПЕТР. Кемнәр икән алар, ә, Сонечка?
    СӘЛИМӘ (куркып картка карый). Йә, ходай! Өнемме бу, төшемме?..

    Әкълимә белән Фатыйма шушы мәл өченче капчыкны алып киләләр. Аны лап иттереп җиргә салып, өстенә менеп утыралар. "Уф-ф!" Һәм икесе ике якка очып төшәләр. Капчык эчендәге кемдер төртеп төшерә боларны.

    ӘКЛИМӘ. Атакаем, нинди зәхмәт булды соң бу мишукта. Юл буе сүкте дә, сүкте. Инде килеп төртә.
    ФАТЫЙМА. Кулының катылыгын әйт әле син! Әллә яр башыннан үзен очырып җибәрикме?
    ӘКЛИМӘ. Әйе, тир түгеп мендер дә. Утырсын әйдә, кәнде тончыгып беткәнче, җегәрлеге дә басыла бирер. Әйдә, киттек, комендант.
    ХӘНӘ. Тагы да кайда?
    ӘКЛИМӘ. Бер сөенеч эшлибез хәзер. Сюрприз! Кил әле... (аның колагына нәрсәдер пышылдый).
    ХӘНӘ. Ә-ә, була ул була! Булсын әйдә, шюрприз.
    ФАТЫЙМА. Йә соң, бара салыйк!.. (көлешә-көлешә тау артына төшеп китәләр).


    АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ


    Сәхнәдә Петр белән Сәлимә апа гына. Карашлары - "кыйблаларында".

    ПЕТР. Ах. Сонечка-сестричка, бу дөньяда минем бер генә үкенечем дә калмады, дияр идем, шулай да үтәлмәгән сер теләгем бар әле. Бары бер генә теләгем - шул күл буенда минем белән беренче тапкыр үбешеп утырган сылукайны тагы да бер тапкыр гына булса да күреп үбәсе иде. Тик шул чакта гына җаныма тынычлык табармын шикелле тоела. Шуннан инде спокойной душой гүр куенына да кереп ятарга булыр иде. Вот уже лет шестьдесять ишу я ее, Сонечка. Вот уже лет двадцать умереть не могу. Держит она меня.
    СӘЛИМӘ. Ах, өндәшмә, Петруша карт. Йөрәгемдә әллә нинди хисләр уятасың. Ул Чияле күл буенда мин булган идем бит!..
    ПЕТР. Син? Значит, помнишь?
    СӘЛИМӘ. Әй, ходаем, ничек итеп онытыйм инде. Ул җирән чәчле, сипкелле яп-яшь егеткәемне. Шул күл буенда бакалар котырынып-котырынып сайрашкан төндә беренче тапкыр үбешеп утырган булган идек шул. Беренче тапкыр һәм дә соңгы тапкыр... таң сарысында станциягә озатып куйган идем егетемне. Бакалар бакылдаганын исеңдә тот", диеп көлеп калдым мин, аңгыра баш!.. Аны мәңгегә озатканымны кайдан белим инде мин! Әй, ходаем, сугышы да бетте, сугыштан соң ачлык еллары да үтте. Ә егетемнән һаман да хат та, хәбәр дә юк. Әйтерсең, җиргә сеңде дә куйды. Шуннан соң аның белән арка үзәкләрен өшетердәй хәлләр кичереп кайткан авылдашыбыз, шул булачак ирем Шәрәфетдинем инде, хәбәр алып кайтты - әсир төшеп, тоткында мең михнәтләр кичереп, Сталиннан куркып, чит илдә калды, диде. Ышанмаган идем, көткән идем. Әй, ул чактагы януларымны! Нинди генә дөньяларда тилмереп җирсеп йөри икән, дип сыгылам да төшәм, сыгылам да төшәм. Шуннан тагы да бер килке өмет итеп алып китәм!.. Күпме генә йөресә дә, хәтта сыңар күзен, хәтта сыңар аягын, сыңар кулын калдырып кайтса да, ярар иде, дим. Кайтмады... Кайтмады. Шул җирән чәчле, сипкелле, яп-яшь кенә егет син булмадыңмы икән ул, ә?
    ПЕТР. Юк, юк, сеңелкәем... Юк, хәтәрсез гаип булганым булмады. Чәчләрем дә шомырт кебек кара иде... Әйдә әле, утырыйк...
    (Капчык янына утыралар).
    ПЕТР. Да-а... Жалко.
    СӘЛИМӘ. Йәлке шул. Ничегрәк кенә ялке икәнлеген белсәң иде әле... ("Рамай" көен көйләп ала). Их, тормышкайлар, кирәкләрне биреп тукмадың шул син безне.
    ПЕТР. Ничего, Сонечка, ничего. Ты не унывай. Тукмавын тукмады инде безне тормыш. Кайбердә артыграк та бәргәләп ташлады. Әмма ләкин бөгә алмады. Держимся еше, а, Сонечка? Ибит?
    СӘЛИМӘ (көлә). Держимся, конешна! А куда нам деваться, Петруша? Держимся!
    ПЕТР. Че это у тебя?
    СӘЛИМӘ. А, кәнфит. Син-синка называется. Китайская. Хануша друг давал. Хочешь?
    ПЕТР. Хочу.
    СӘЛИМӘ. Йомшак җанлы кешегә охшагансың үзең болай. Яле, күзләреңне йом, авызыңны ач...

    Петр карт күзләрен йомып һәм авызын ачып, Сәлимә кулындагы кәнфиткә сузыла. Күрше капчык эченнән аның күзләре алдында зәһәр генә бер "тәкә мөгезе" пәйда була.

    СӘЛИМӘ. Абау-у... (Таудан төшеп үк кача)

    Капчык эченнән Абдулла бабай чыга.

    АБДУЛЛА (дусты күзләрен зур ачып, катып калгач). Менә, күрдеңме тәкә мөгезен? Мин-минка называется. Хануша друг давал. Хочешь?
    ПЕТР. Эх, Абдулка-Абдулка... Такую песню испортил!.. (Сәлимә төшеп киткән якка карап). Шундый җырны өзде бит!