сайт драматурга Флорида Булякова - КЫЗЛАР. ИКЕНЧЕ БУЛЕК
Понедельник
20.02.2017
02:18
ПРОЗА
МИНИАТЮРЫ             
 
 
 

ДЕДУШКИН ДНЕВНИК

ПЬЕСЫ


 

 
КАТЕГОРИИ
ПОПУТНОЕ [1]ПРЕМЬЕРЫ, АФИША [14]БУДНИ [2]НОВОСТИ [5]
Форма входа
Календарь
«  Февраль 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Ты тоже здесь?: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100

    ...

    КЫЗЛАР. ИКЕНЧЕ БУЛЕК

    ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ


    Күренеш Дилараның дога ятларга тырышуыннан башлана.

    ДИЛАРА (кулына догалык тоткан). Бисмилла-иррахман-иррахим... Улым! Тиздән, тиздән без бөтенебез дә бергә булачакбыз... (догалыктан бер юл). Әни, әнекәем... Мин аны таптым... (һәм тагы да догалыктан сүзләр укый, тагы да онытыла). Гайсар... Сине сөям. Сөям... Шулай булгач, мин бәхетле дә инде! Әйе, бәхетле. Ә кызлар? Зөлхиҗә бәхетле булачак, аның белән Айдар... Ә Гөлләрә? Сөйкемле, хыялый Гөлләрә?.. Тәңрем, үземнең бәхетем белән ант итәм, аны бәхетле итәр өчен мин барысын да эшләячәкмен...

    Зөлхиҗә күренә. Берәй комачаулар чит кешегә эләгүдән, тетрәнүдән курыккан сымак шым гына керә. Бөтен йөзендә шатлык бөркелә.

    ДИЛАРА (борчылып). Зөлхиҗә? Сиңа ни булды? Әллә чирләдеңме?
    ЗӨЛХИҖӘ (тынып). Дилә, Дилара... Ул... ул миңа яратуын әйтте. Ишетәсеңме?
    ДИЛАРА. Ишетәм, кадерлем, ишетәм.
    ЗӨЛХИҖӘ (шулай ук шым гына кабатлый, ә яңадан әйткән сымак). Дилә... ул... ул... миңа яратуын әйтте. Менә яңа гына - ничек әйтәләр әле - кулымны сорады! Ишетәсеңме? (Тын гына елый).
    ДИЛАРА (аның янына килеп аналарча башыннан кочаклый). Синең өчен шатмын, Зөлхиҗә. Чын күңелдән шатмын. Менә күрәсеңме, ә син курка идең. Ул яхшы егет дип әйттем бит мин сиңа. Кешелекле, изге күңелле.
    ЗӨЛХИҖӘ. Мин бит аны ун ел көттем. Аңлыйсыңмы? Ун ел!
    ДИЛАРА. Зөлхиҗә, бик шәп булып чыктың син, шәп! Ниятеңә җиттең. Бәхет өчен көрәшәләр дигәннәре, билләһи, дөп-дөрес!
    ЗӨЛХИҖӘ. Мин бит монда аның өчен килдем.
    ДИЛАРА. Һе, синең аркада килдем дигән була бит әле.
    ЗӨЛХИҖӘ. Соң, ул бит синең аркада китте, ә мин аның артыннан. Шулай булгач, синең аркада килеп чыга да инде. Рәхмәт сиңа, Дилара, рәхмәт! Сиңа мәңге бурычлы булачакмын.
    ДИЛАРА. Шулай итми ни! Башта битәрләдең, юкны бар итеп әрләдең, хәзер килеп рәхмәтләр яудырырга булдың. Ни өчен, кадерлем?
    ЗӨЛХИҖӘ. Эчеңдә бер үч булмаган өчен, миңа мәхәббәтеңне биргәнең өчен!
    ДИЛАРА. Әй, исәркәй, мәхәббәтне кешегә бирәләр мыни? Әгәр мин аны яраткан булсам, аны сиңа бирер идем дип уйлыйсыңмыни? Син мине начар беләсең, Зуленька! Мәхәббәтемне бирү түгел, аны бүлешергә дә җыенмыйм. Бик кыйммәткә төште ул миңа. Менә шулай. Әйткәндәй, тиздән минем туем була, кадерлем!
    ЗӨЛХИҖӘ. Туй?
    ДИЛАРА. Әйе, Зуленька, әйе!
    ЗӨЛХИҖӘ. Димәк, синең улыңның качкалак әтисе табылды? Әллә балаңа ата булырга ризалашкан икенче берәүне таптыңмы?
    ДИЛАРА. Юк, үзе табылды!
    ЗӨЛХИҖӘ. Кайсылай шәп булган!.. Димәк, синең дә, минем дә туебыз булачак! Бәхет калыкты бит! Кара әле, Дилә, син хәзер сереңне ачарга тиешсең! Качкалагыңның исеме кем? Син бит аның исемен һәрчак яшереп килдең!
    ДИЛАРА. Белерсең, Зуленька, бөтенсен дә белерсең. Ул бүген үзе монда киләчәк. Кичкырын бөтенегезне дә аның белән таныштырачакмын.
    ЗӨЛХИҖӘ. Ой, кичкә кадәр түземлегем җитми. Йә, әйт инде, хәзер нәрсәсен яшерергә!
    ДИЛАРА. Аның исеме Гайсар.
    ЗӨЛХИҖӘ. Гайсар. Нинди матур исем! Әй, бәхетлесең дә инде, дускаем! Әй, бәхетлесең!
    ДИЛАРА. Әйе, бәхетлемен. Тик нигәдер монда, күңелемдә, барыбер тынычлык юк.
    ЗӨЛХИҖӘ. Ватык чәйнүк өченме әллә? Башыңнан алып ташла шул ватыкларны! Буш нәрсәгә исең китмәсен!
    ДИЛАРА. Эш чәйнүктә түгел, Зуленька. Боларның барысы да үтә торган нәрсә. Мине безнең Гуленька борчый. Аның язмышы борчый. Кемгә-кемгә, мин үземне аның алдында бурычлы тоям. Ул хәзер шундый хәлдә, уйламыйча берәй бәләгә эләгүе мөмкин.
    ЗӨЛХИҖӘ. Аның ышанучан, хыялый холкы белән көт тә тор инде. Беләсеңме, торак буйлап бер бәндә йөри, кызларны фәхишәлеккә вербовать итә, ди. "Массажист булып эшләрсез, чакыру буенча акча мукчаларының фатирларына йөрерсез яки туп-туры сауналарга барырсыз", - дип әйтә икән. Беләсеңме, иң беренче булып исемлектә кем тора, ди?
    ДИЛАРА. Могаен, син түгелсеңдер?
    ЗӨЛХИҖӘ. Гуля, Дилә, Гуля!
    ДИЛАРА. Син нәрсә! Эх! Ул исемлекне җыючы кабәхәтне тукмарга йә милициягә тапшырырга кирәк.
    ЗӨЛХИҖӘ. Төкереп бирде, ди сиңа милиция. Ә тукмауга килгәндә... Ир белән йокларга теләүчеләрнең бөтенсен дә тукмап чыга алмассың!.. Ә Гуленьканың мәхәббәте чын шикелле, җитмәсә ул аның белән ихлас йоклап та өлгергән, бугай. Ул яшерә генә. Әгәр дә теге егет аннан баш тартса, Гуленька белән бер-бер хәл булуын көт тә тор. Аның характеры белән. Йә тәрәзәдән, йә массажистка - кызганычка каршы бездә бит башка бәладән котылу чарасы юк!
    ДИЛАРА. Юк-юк, ходай сакласын! Коткарырга тиеш без аны, сакларга тиешбез!
    ЗӨЛХИҖӘ. Мин үземнең Айдарга да нәкъ шулай - Гөлләрәне кияүгә бирмичә, үзебезнең туйны кичектереп торырбыз, дидем. Башта аның туен үткәрәбез, соңыннан - үзебезнекен.
    ДИЛАРА. Бәлки, өч туйны берьюлы үткәрербез? Синекен, минекен һәм Гөлләрәнекен!
    ЗӨЛХИҖӘ. Бигрәк шәп уйлап таптың! Әлбәттә, өчәвен - берьюлы! Ой, ә синең Гайсарың көтәргә риза булмаса?
    ДИЛАРА. Гайсар? Риза булыр... Ул көтәргә өйрәнгән. Ул биш ел көтә. Без биш ел көттек шушы изге сәгатьләрнең җитүен. Әинде бер-ике айга түзү - бөтендән юк нәрсә. Тик менә Гөлләрә генә...
    ЗӨЛХИҖӘ. Менә үзе дә...

    Гөлләрә керә. Эндәшми генә койкасына килеп утыра да, беркемне дә күрмәгән хәлдә, бер ноктага карап катып кала.

    ДИЛАРА. Гуленька, сиңа ни булды?
    ГӨЛЛӘРӘ (җай гына). Әйт әле, Дилара, ни өчен син мине бу шәһәргә алып килдең? ни өчен?
    ДИЛАРА. Менә инде! Хәзер син мине битәрли башладыңмы? Битәрлә, битәрлә әйдә. Соңыннан әнә Зулька сымак рәхмәтләр яудырырсың әле.
    ЗӨЛХИҖӘ. Әйе, әйе, Гуленька! Танавыңны төшермә, барысы да яхшы булачак!
    ГӨЛЛӘРӘ. Яратмый бит ул мине, яратмый!
    ЗӨЛХИҖӘ. Ярата! Алар шулай күрмәмешкә салышкан була. Үзләренең бәһасын күтәрәләр.
    ГӨЛЛӘРӘ. Ул хәтта туктамады да. Проходнойдан вахтер яныннан үтеп киткәдәге сымак, йөгереп дигәндәй үтеп китте. Мин аңа вахтер түгелмен, түгелмен!
    ЗӨЛХИҖӘ. Бәлки, ул сине аңламагандыр?
    ГӨЛЛӘРӘ. Аңлады, аңлады! Минем яшисем килми, яшисем килми! Мин тәрәзәдән сикерәм! Әнә чәйнүк тә ватылды! Ул минем өчен эшләнгән ырым, миңа тәгаенләнгән шартлы билге, минеке!
    ДИЛАРА. Булды! Барысы да аңлашылды! Менә нәрсә, әхирәткәем, хәзер безгә барысын да ачыктан-ачык ярып сал - кем ул, исеме ничек, кайда яши, кайда эшли?..
    ЗӨЛХИҖӘ. Һәм без тезгенне үз кулыбызга алачакбыз. Ул чакта берничек тә койрыгын болгый алмаячак! Без аны шунда ук тәртәгә җигәрбез! Йә, исеме!
    ДИЛАРА. Гөлләрәкәй. Йә әйт инде безгә, исеме кем?

    Гөлләрә җавап бирер урынына кинәт шым гына кайгылы рәвештә җырлап җибәрә. Зөлхиҗә шунда ук ямьсез итеп, әмма йөрәктән кушылып җырлап алып китә.

    ГӨЛЛӘРӘ (җырны бүлеп). Гайсар...

    Зөлхиҗә, ишетмичә, җырлавын дәвам итә. Дилара исе китеп Гөлләрәгә карый.

    ЗӨЛХИҖӘ. Ничек? Ничек дип әйттең исемен?
    ГӨЛЛӘРӘ (Дилараның күзләренә карап). Гайсар.
    ЗӨЛХИҖӘ. Ничек? (Шунда ук куркып Диларага карый).
    ГӨЛЛӘРӘ. Аның исеме Гайсар (ниндидер бер ялварулы караш белән туп-туры Дилараның күзләренә карый).
    ЗӨЛХИҖӘ. Ой, миңа бит... миңа бит эшкә... Гөлләрәкәй, сиңа да эшкә барырга кирәк! Эшкә! (Үзе урыныннан кыбырдарга да теләми, карашлары һаман да - диларада.)
    ГӨЛЛӘРӘ. Аның исеме Гайсар. Мине аның белән Айдар таныштырды.

    Дилара сүзсез генә тәрәзә янына барып туктый һәм битен куллары белән каплый. Зөлхиҗә урыныннан торып, тын гына аяк очына басып Гөлләрәне бүлмәдән алып чыгып китә. Дилара ялгызы кала.


    ДИЛАРА. И раббым, ярдәмеңне бир! Ярдәмеңне (намазлыгын алып, идәнгә җәя. Өстенә басып, тубыкланып утыра). Бисмилла-иррахман-рахим...

    Айдар керә.

    АЙДАР. Зулька кайда?

    Дилара хәрәкәтсез утыра.

    АЙДАР. Мин Зульканы эзлим (күрәсең, моны ул сылтау итеп кенә килгән. Өстәл янына үтә, вино салып эчеп ала). Кызлар яши. Тәки бер шешәне бетергәннәр!.. (Гыйбадәт кылып утырган Дилараның аркасына карый). Китик, Дилара!.. Ишетәсеңме?..

    Дилара ишетми дә. Айдар озак итеп аның аркасына карап утыра.

    АЙДАР. Синең, могаен, чәйнүкне кем ватканын беләсең киләдер. Әлбәттә, эш чәйнүктә түгел. Гомумән, чәйнүктә түгел. Кемдер берәү сине үз юлыннан бөтенләй алып ташламак булды. Син аның бәхет юлында бердәнбер кәртә идең... Кемгә икәнлеген үзең аңлагансыңдыр инде? Әйе, синең чәйнүгеңне Зулька ватты. Зулька-Зөлхиҗә. Юк-юк, синең үлемеңне теләгәннән түгел, ә куркытыр өчен эшләде ул моны. Ул сине үзе кебек үк юк-бар ырымга ышанып барганлыктан, куркыр һәм авылга, улыңа кайтып китерсең дип уйлады. Китик, Дилара, ә?..

    Дилара өнсез. Тик гәүдәсе генә тагы да ныграк сыгыла төшә.

    АЙДАР. Син аны гафу ит. Бу Зульканың аптыраганның көнендә эшләгән адымы булды. Яшәргә урын юк, йөкле - ә йөклеләрне хәзер эштән куалар. Ә Гуленька, синең пошынмас, назлы, балаларча бер катлы булып кыланган Гөлләрәң, Гайсарның синең... сөяркәң икәнлеген баштан ук белде. Әлбәттә, элекке сөяркәң икәнлеген. Ул шулай ук балаңның атасы кем икәнлеген дә белә иде. (пауза). Гайсар хакында. Син монда исемлек төзеп йөрүче хакында ишеткәнсеңдер... Түләүле массажисткаларга претендентлар, дәгъвәчеләр эзли, тормышны көрчеккә теркәлгәннәрне үгетли. Менә шул бәндәгә Гайсар берничә кызның исемен атады. Әлбәттә, бушлай түгел - долларга. Иң беренче булып ул Гульканы, икенче итеп - Зуленьканы. ә өченче итеп... әйе, син дөп-дөрес уйлыйсың. Өченче итеп ул сине атады. Китик?..
    ДИЛАРА (тыныч кына). Рәхмәт, Айдар...
    АЙДАР. Нәрсә?
    ДИЛАРА. Рәхмәт дим... Рәхмәт, Айдар...
    АЙДАР. Син акылдан шашкансың!
    ДИЛАРА. Мин сиңа чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Ә хәзер миңа гыйбәдәт кылырга мөмкинлек бир. Минем ялгызым каласым килә.
    АЙДАР. Яхшы. Ләкин син уйла (ишек янында). Ә Гайсар турында мин алдаштым. Исемлек төзүгә аның кысылышы булмады. Сиңа алдаштым. Синең ихтыяр көчеңнең ныклыгын тагы бер тапкыр сынап карарга әйткән идем. Ә син көчлесең, Дилара. Син бик көчлесең. Бәхетеңә карый атларга сиңа бер генә адым ясарга - Гайсар белән китәргә генә калган. Хуш (китә).



    Дилара бөршәеп кала, тамагына тыгылган төенне йота алмаганлыктан, шыбырдап кына: "Кем бар анда? Кем булса да килегезче әле! Я хода!" Хырылдап, ишек ягына атлый. Каршыга Гайсар керә. Дилараны тотып ала.

    ДИЛАРА (аның күкрәгендә өзгәләнеп). Һава... Миңа тын алырга һава җитешми... Мин тын ала алмыйм.
    ГАЙСАР. Хәзер су...
    ДИЛАРА. Юк, калдырма, мине!
    ГАЙСАР. Яхшы, Дилара, яхшы. Тынычлан. Ни булды? Чирләп киттеңме әллә? Нәрсә булды?
    ДИЛАРА. Тын гына утырыйк әле, Гайсар...
    ГАЙСАР. Әйдә соң, тыныйк... (паузадан соң). Дилара, мин синең артыңнан килдем. Аста безне машина көтә..
    ДИЛАРА. Өндәшмик, Гайсар..
    ГАЙСАР. Яхшы, Дилара, яхшы. Өндәшмик. (пауза). Дилара... (күкрәгенә аның башын алып). Дилара, аста безне машина көтә. Китәргә кирәк. Ишетәсеңме? Китәргә кирәк, дим. Машина көтә. Берәй нәрсә әйтчәле, Дилара!
    ДИЛАРА. Гайсар, кадерлем минем... Мин бармыйм!
    ГАЙСАР. Нәрсә? Син... Син үз акылыңдамы, Дилара?
    ДИЛАРА. Мин беркайда да китмим... һәм... гомумән... без синең белән башка беркайчан да... беркайчан да...
    ГАЙСАР. Син әллә акылдан шаштыңмы? Аңлат әле - ике сәгать эчендә монда нәрсә булып өлгерде? нәрсә булды?
    ДИЛАРА. Сорашма, Гайсар, бернәрсә дә сорашма!
    ГАЙСАР. Нәрсәне аңлата ул "сорашма" диюең! Юк, мин сорашачакмын, мин сорашырга тиешмен! Ә син миңа яхшылап аңлатырга тиешсең!
    ДИЛАРА. Син Гөлләрә дигән кызны беләсеңме?
    ГАЙСАР. Тагын нинди Гөлләрә?
    ДИЛАРА. Гуленька инде.
    ГАЙСАР. Ә-ә, Гуля!.. Эш менә нәрсәдә икән. Беләм, әйе, беләм! Шуннан нәрсә булган?
    ДИЛАРА. Синең аның белән бернәрсә булдымы?
    ГАЙСАР. Булмады!.. әллә булдымы?.. Шайтан белсен!.. Аның нинди әһәмияте бар? Ситуацияне күз алдына китереп кара әле - без синең белән аерылышканга исәп, бер-беребез белән күптән күрешмибез... Биш ел буена кем белән генә аерылышмадым да, кемнәр белән генә вакытлыча шушылай... сөйләшмәдем! Мин әллә ир түгелме, в конце концов!
    ДИЛАРА. Ул очраклары мине кызыксындырмый, Гайсар.
    ГАЙСАР. Димәк, син мине шул Гуля белән вакытлыча танышуым өчен гафу итә алмыйсың?
    ДИЛАРА. Минем аңа әллә ни исем китмәс иде, әгәр дә... әйт, син яши алыр идеңме... аның белән?
    ГАЙСАР. Аның белән? Әгәр дә син булмасаң, бәлки... Юк-юк, нәрсә сөйлим? Синнән башка миңа беркем дә кирәкми! Дилара, син хәлне куертасың!
    ДИЛАРА. "Әгәр дә син булмаган булсаң". Моны син ничектер бик сәер итеп әйттең... Бүген шушы сүзләрне кычкырып әйтмәгәндә дә, күңелеңнән бик күпләр кабатлады. "Әгәр дә Дилара булмаса!.." Башкаларга җир йөзендә яшәве ничек рәхәт булыр иде, әгәр Дилара булмаса! Сезгә минем ни зыяным тиде?! Ни гаебем бар минем? Ни өчен сез мине шушы ачык тәрәзәгә этәрәсез? Ни өчен?
    ГАЙСАР. Син акылдан яздыңмы, Дилара! Нәрсә сөйлисең син? Андый нәрсә минем уема да кереп чыкканы юк. Мин бит сине яратам, шуның белән барысы да әйтелде! Минем ниндидер бер кызыкай белән танышуымнан бөтен фаҗига ясама! Алай итәргә тиеш түгелсең! Онытма - синең улың бар һәм аңа әти кирәк! Үзенең әтисе!
    ДИЛАРА. Улым... (елый). Исемә төшермә миңа аны! Зинһар, миңа болай да кыен, үтә кыен!..
    ГАЙСАР. Менә аның өчен, улыбыз өчен, без яңадан кавышырга тиешбез! Җыен, улыбызга китәбез!
    ДИЛАРА. Гайсар, сөеклем, кадерлем минем, үтенеп сорыйм синнән - үгелтәмә. Миңа шундый авыр, күтәрә алмаслык авыр, ләкин башкача чара юк! Үтенәм, җанымны өзгәләмә минем! Бар кит! Без синең белән яхшы дуслар булып калырбыз һәм мин сине элеккечә яратырмын. Ә улың белән, әгәр син теләсәң, күрешеп торырсың. Гуленька да каршы килмәс, ул сиңа һәрчак рөхсәт итәр...
    ГАЙСАР. Я хода, Гуля, Гуля!
    ДИЛАРА. Әйе-әйе... Сез өйләнешерсез, сез бәхетле булырсыз. Ә хәзер - калдыр мине, Гайсар, минем ялгызым гына каласым килә.
    ГАЙСАР. Юк!
    ДИЛАРА. Гайсар, зинһар, Алла хакы өчен, калдыр мине.
    ГАЙСАР. Мин моны эшли алмыйм!
    ДИЛАРА. Тиешсең! Үтенәм, ызалатма мине.
    ГАЙСАР. Ярый... Мин китәм, ләкин син уйла, Суын, аңыңа кил һәм барысын да яхшылап уйла. Сиңа улыңны үстерергә кирәк!
    ДИЛАРА. Бар...
    ГАЙСАР. Мин хушлашмыйм, Дилара, тагы да киләчәкмен.
    ДИЛАРА. Бар инде...



    Гайсар китә. Дилара озак кына өнсез тора. Арытабан тәрәзәгә борылып карый.

    ДИЛАРА. Тик шулай да гадел түгелсең син, Тәңре!

    Тәрәзәгә карый китә. Ходай Дилараның тавышын ишеткәндәй, бүлмәгә Дилараның улы йөгереп керә.

    МАЛАЙ. Әни!
    ДИЛАРА (тәрәзә яныннан башын борып). Улым!
    МАЛАЙ. Әни! Мине нәнәем алып килде! Бөтенләйгә! Ишетәсеңме, бөтенләйгә! Без бергә яшәрбез, бергә әнекәем! Мин сине гел генә яклашырмын, әнекәем!
    ДИЛАРА. Улым, улым...

    Ишек төбендә башын күңелсез генә чайкап, Дилараның әнисе тора.

    ЧАРШАУ.