сайт драматурга Флорида Булякова - КЫЗЛАР НИГӘ ЕЛЫЙ?
Воскресенье
26.03.2017
08:19
ПРОЗА
МИНИАТЮРЫ             
 
 
 

ДЕДУШКИН ДНЕВНИК

ПЬЕСЫ


 

 
КАТЕГОРИИ
ПОПУТНОЕ [1]ПРЕМЬЕРЫ, АФИША [14]БУДНИ [2]НОВОСТИ [5]
Форма входа
Календарь
«  Март 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Ты тоже здесь?: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100

    ...

    КЫЗЛАР НИГӘ ЕЛЫЙ?

    КЫЗЛАР НИГӘ ЕЛЫЙ?

    пьеса, ике бүлектә


    КАТНАШАЛАР:

    Дилара (Дилә) - 25 яшь
    Зөлхиҗә (Зуля) - 23 яшь
    Гөлләрә (Гуля) - 18 яшь
    Гайсар - 25 яшь
    Айдар - 25 яшь
    Дилараның әнисе - 50 яшь
    Дилараның улы - 5 яшь


    БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

    Хатын-кыз язмышыннан зарланып күмәкләшеп елаган тавыш. Барысы да риза булу һәм шатлыклы күз яшьләре белән тәмамланып куя.
    Ә елау хатын-кызлар ятакханәсенең бер бүлмәсеннән ишетелә. Карават һәм тумбочкаларның санына караганда монда өч әхирәт яши. Бу моңсу хикәяләүнең төп героинясы итеп, без кызлар арасыннан иң олысы булган Дилараны алдык. Ул соңгы тапкыр бәхетле гаилә корырга омтылган ялгызак хатыннарнын яшенә җиткән.
    Әсәрнең татарча вариантында эпиграф урынына Рәми Гариповның "Эй хыялый, сантый кыз бала..." дигән шигыре яңгарарга тиеш. Бу шигыр бәлки лейтмотив булып та, җырга эйләнеп, ишетелә килер.


    ДИЛАРА. Эй, аллакаем! Яраткан чәйнүгем! Әниемнең бүләге! Кем төшереп ватты икән? Пешмәгән майгул Гөлләрәме, әллә Зулька-Зөлхиҗәме? Йокы аралаш әллә үземме? Алай дисәң, шуны да сизмәскә мин бер лунатик түгелмен дә инде!.. Ярчыклары да әллә ничек сәер ята бит әле, әйтерсең, берәү идән буйлап юрый нокыт салып чыккан! Тукта, бу бит юкка гына түгел! Ватык чәйнүк - безнең ятакта бәла-каза килерен белдерүче ырым-ишарә бит ул. Димәк, кемдер мине шушылай сәер итеп искәртә! Әллә куркытырга итәме? Тик кем? Кем? (Кызлар туфлиенең такылдап атлап килүен ишетеп, тиз генә ярчыкларны җыеп, үзенең тумбочкасының тартмасына салып куя).

    ЗӨЛХИҖӘ керә.

    ДИЛАРА. Зулька! Йә, ничек?

    Зөлхиҗә җавап бирми. Әллә сорауны да ишетми. Плащын да салмый, ниндидер хәлдән соң тетрәнгән хәлдә койкасына утырып шымып катып кала.

    ДИЛАРА. Зуля, Зуленька, әйтә сал инде - бардыңмы? "й, әллә мине ишетми дә инде? нәрсә булды сиңа? Ишетсәң, әйт, нәрсә әйттеләр сиңа? Дөрес, әйе? Дөресләндеме? Авырлысыңмы?

    Зөлхиҗә тын гына елый.
    ДИЛАРА. Менә сиңа! Хәзер күз яшен елга итеп агызабыз инде! Кана әле, сал плащыңны! Кана, кана! Хәзер чәй эчеп алабыз. Исәр, шатланырга кирәк! Балалы булачаксың. ә бала белән һәрвакыт җиңелрәк. Йә, җитте, җитте инде сиңа!
    ЗӨЛХИҖӘ. Игезәк була дип әйттеләр...
    ДИЛАРА. У-уй!
    ЗӨЛХИҖӘ. Игезәкләр белән инде кайда барырмын?..
    ДИЛАРА. Ничек кайда? Айдарга, сөеклем, Айдарга! Бергәләп үстерерсез. Кайсылай оттыгыз - һәр тубыкка берәр бәпеч!
    ЗӨЛХИҖӘ. Ул мине алмаячак.
    ДИЛАРА. Алыр. Хәзер инде мотлак алачак. Бер бала белән, бәлки, алмас та иде, ә игезәкләр булгач... Бәхетеңә күрә игезәкләр.
    ЗӨЛХИҖӘ. Ул яратмый мине!
    ДИЛАРА. Менә сиңа - иске авыздан яңа сүз! Яратмаса, шулкадәр тырышмас иде, хәтта игезәкләр туарга тора!
    ЗӨЛХИҖӘ. Ул тырышмады шул! Ул түгел!
    ДИЛАРА. Ничек инде ул - ул түгел? Кем?
    ЗӨЛХИҖӘ. Мин үзем тырыштым... Шыр тиле, үзем! Түшәгемә салыр өчен ике шешә аракыны авызына егылтып койдым. Бер төн йоклап чыкса, минеке булыр дип уйлаган идем! Ә ул, беләсеңме нәрсә... беләсеңме?..
    ДИЛАРА. Йә, нәрсә?
    ЗӨЛХИҖӘ. Мин аңа безнең балабыз булачак, шикелле, дидем. ә ул башта тикшерергә кирәк әле кемнән икәнлеген, ди. Ой козе-ел, ой козел!
    ДИЛАРА. Әйтсен, исбатларбыз! Тик игезәкләр тусын гына әле. Берсе булмаса, икенчесе барыбер синеке дип әйтербез (көлә).
    ЗӨЛХИҖӘ. Ничек инде ул - "берсе синеке түгел"? Икесе дә аныкы икесе дә. Үзең беләсең дә инде. Аның белән булганга кадәр мин бит аннан башка беркем белән дә, беркайчан да булганым булмады. Беркем белән дә!
    ДИЛАРА. Беләм, кадерлем, беләм. Ул да белә! Шуның өчен дә мин ышанам - барысы да яхшы булачак. Өйләнешерсез, игезәкләрне үстерерсез!
    ЗӨЛХИҖӘ. Ә ул берни дә хәтерләми. Ул лаякыл исерек иде! Ой-ой, ул аракы белән үтә шаштырып җибәрдем шул, үтә шаштырдым. Өстәп эчердем дә эчердем... Шундый ирне түшәккә аударуы җиңел дисеңме әллә?
    ДИЛАРА. Ышанам, җиңел булмагандыр, әлбәттә. Алай итеп карамагач, белмим. Миңа ни хәзер алар булды ни, булмады ни.
    ЗӨЛХИҖӘ. Монысын син алдадың, Диля. Аларсыз сиңа дә... хреновато шул.
    ДИЛАРА. Нигә алай дисең, Зуленька? Миңа нинди ачуың бар шулкадәр?
    ЗӨЛХИҖӘ. Чөнки син... син гаеплесең барысына да!
    ДИЛАРА (башын аска ия, шым гына). Менә сиңа, монда да мин гаепле булып калдым.
    ЗӨЛХИҖӘ. Хәтерлисеңме, син ничек авылга ялга кайта идең? ничегрәк итеп урамга чыга идең?
    ДИЛАРА. Туктат, зинһар өчен. Көн саен шелтәләп, бер балык башын чәйнәргә ярамый да инде! Болай да мин үземне җаваплы тоям.
    ЗӨЛХИҖӘ. Киенеп, ясанып, шулкадәр булып килеп керер идең... Ә без - җыен сантый ачык авызлар: "Менә кайда икән ул тормыш! Шәһәрдә, башкалада!" Тизрәк-тизрәк сигез еллык мәктәпне бетәр-бетмәстән качырга: ГПТУга, төзелешкә, ашханәгә савыт-саба юарга, ә кемгә повезет - кибеткә сатучылыкка, тешләре - во! - барысы да алтыннан!
    ДИЛАРА. Зуля!
    ЗӨЛХИҖӘ. Нәрсәсе Зуля? Мин монда Зуля, Зулька - ә тегендә - Зөлхиҗә идем! Җырдагыча - зөлхиҗә!
    ДИЛАРА. Әй, сине тыңлап утырганчы, чәй утыртыйм әле!
    ЗӨЛХИҖӘ. Юк, тукта, сөйләп бетергәнне тыңлап бетер! Йә, нәрсә әйтерсең, шулай булмадымы? Син бит үзең мине монда алып килдең, үзең үк төзелешкә, үзеңнең бүлмәңә урнаштырдың. Гөлләрәне дә, безнең Гуленьканы да, син бит... Бөтенесен-бөтенесен дә ышандырып алып килдең! Монда килеп без нәрсә таптык соң, йә? Шушынымы (үзенең эченә төртеп күрсәтә һәм шундук куркып кычкырып җибәрә). Ой, әллә кыбырдыйлар инде!
    ДИЛАРА. Ныграк кычкырсаң, вакытыннан алда туарларын көт тә тор инде!
    ЗӨЛХИҖӘ (тын гына елап). Тудырмаячакмын мин, тудырмаячакмын! Бәлки, беренчесен тудырырмын, ә икенчесен тудырып та тормасмын. Ул мине алмаячак, ул миңа барыбер өйләнмәячәк! Ул - сине ярата!
    ДИЛАРА. Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Эй, ходай, шул хакта күпме тылкырга була инде? Аның белән безнең арада бернәрсә дә булмады һәм булуы да мөмкин түгел. Ә егет яхшы. Тик тыштан гына әллә кем булып күренергә тырыша, ә күңеле...

    Дилара сөйләп бетерә алмый кала, ишектә Гөлләрә күренә. ничектер, талгын гына йөзгән болыт кебек килеп, караватына шаккаткан хәлдә утыра.

    ДИЛАРА. Инәкәем, ә монысына тагы нәрсә булган?.. Гуленька, нәрсә булды? ни эшләдең? Ишетәсеңме мине? Я раббым, бу нинди көн?

    Гөлләрә тын гына сыкрый. Аңа карап, тынычланган Зөлхиҗә яңадан елый башлый.

    ДИЛАРА. Тынасызмы, юкмы? Гөлләрә, сөеклем, нәрсә булды, әйт инде? Чирләдеңме? Әллә авылдан бер-бер хәбәр алдыңмы? Әллә җәберләдерөләрме?
    ГӨЛЛӘРӘ. Гашыйк булдым мин...
    ДИЛАРА. Нәрсә?
    ГӨЛЛӘРӘ. Гашыйк булдым...
    ДИЛАРА. Инәкәем! Fашыйк булсаң соң, шулкадәр кеше куркытып еларгамыни?
    ЗӨЛХИҖӘ. Әй, кадерлем! Гөлләрәкәй, иң яхшысы - яратмаска! Сөймәскә!
    ДИЛАРА. Булса да бер көн булыр икән! Йә, сезнең белән нәрсә эшләргә боерасыз? Юк. Монда ир-ат әйтмешли, "бер яртысыз" очына-башына чыгып булмас, ахыры. (Вино ала, капкаларга әзерли).
    ЗӨЛХИҖӘ. Эй, Гуля, Гуля! Вакытсыз гашыйк булгансың син, вакытсыз! Ярату хәзерге заманда бик кыйбатка төшә ул!
    ГӨЛЛӘРӘ. Ул матур...
    ЗӨЛХИҖӘ. Аларның барысы да матур.
    ГӨЛЛӘРӘ. Аның күңеле әйбәт... Иркәли белә.
    ЗӨЛХИҖӘ. Аларның барысы да әйбәт, бигрәк тә аркага арка терәшеп ятканда.
    ГӨЛЛӘРӘ. Нинди арка тагы?
    ЗӨЛХИҖӘ. Башың яшь белерсең әле.
    ДИЛАРА. Патшалар табыны әзер! Әйдәгез өстәл янына! Тизрәк! Тизрәк!

    Утырышалар. Дилара шәраб сала.

    ДИЛАРА. Тик дускайларым, мин эчмим!
    ГӨЛЛӘРӘ. Монысы ни дигән сүз!?
    ЗӨЛХИҖӘ. Ул бер карчык белән танышып алган. Мәчеткә йөри. Гыйбәдәт кылырга өйрәнә. Намазлык сатып алган. Әйме?
    ДИЛАРА. Сатып алдым. Тик дингә ышануны сатып алып булмый. Аны... Йә, ярый, бу хакта туктатыйм. Бу минем үзем өчен генә, үземә кагылган бердәнбер нәрсә. Шуның өчен, әйдәгез килешик, аңа тимик.
    ЗӨЛХИҖӘ. Яхшы, тимик. Тик миңа да салма. Миңа да бит хәзер ярамый.
    ГӨЛЛӘРӘ. Менә, кыланчык, сиңа нәрсәсенә ярамый?
    ЗӨЛХИҖӘ. Куркам, боларга зарары тияр (эченә күрсәтә).
    ДИЛАРА. Курыкма, зарары булмас. Киресенчә, шук булып туарлар, сынадым. Әнә, минеке нинди шаян малай (күңелсез генә итеп көрсенеп куя).
    ЗӨЛХИҖӘ. Чынлапмы? Алай булса, мөлдерәмә итеп сал! Шаяннарны үлеп яратам.
    ГӨЛЛӘРӘ. Ой, миңа да хәзер ярамыймы икән?
    ДИЛАРА. Сиңа нигә ярамый?
    ГӨЛЛӘРӘ. Минем дә балам булачак бит.
    ДИЛАРА. Анысы ни дигән сүз?
    ЗӨЛХИҖӘ. Сез нәрсә, йокларга да өлгердегезме?
    ГӨЛЛӘРӘ. Ю-юк, син нәрсә!
    ЗӨЛХИҖӘ. Тыңла, мин, әлбәттә, мәхәббәтнең нинди икәнлеген аңлыйм! Гашыйк булганда башыңны да югалтырга мөмкин. Тик аңлат - бала кай арада булсын?
    ГӨЛЛӘРӘ. Ул... ней... теге... Без аның белән берәй кайчан бергә булачакбыз... Шуннан соң бала булачак.
    ЗӨЛХИҖӘ. Булачакбыз, булачак! Син, сылуым, башта аның белән йокла! Син уйлаганча, егет белән куну әллә ни гади эш түгел ул! Әйдә, тот. Мәхәббәт өчен!
    ГӨЛЛӘРӘ. Мәхәббәт өчен...
    ЗӨЛХИҖӘ. Җан үртәгеч ирләр өчен! Ә бу хур кызы карап утырсын һәм көнләшүеннән шартлар чиккә җитсен! Без яратабыз, ә ул юк! (Эчә.)
    ДИЛАРА (кулындагы буш рюмканы әйләндергәли). Хәтерегздәме, кызлар, авылда шушындый сөйләм йөри торган иде: кем чишмәдән йолдызларны күбрәк бидрәләренә салып алып кайта, шул иң бәхетле була. Без таң алдыннан чылтыр чишмә яныннан кайткан чакта бидрәләребез тулы йолдыз була торган иде. Һәм шул чакта безнең йөрәкләребездә мәхәббәт, бәхет туп-тулы була торган иде.
    ГӨЛЛӘРӘ. Эх, мәхәббәт...

    Җырлап җибәрә. Аңа Дилара кушыла. Соңгарак Зөлхиҗә дә кычкырып, ямьсез итеп, ләкин бөтен йөрәктән чыгарып җырлый башлый. "Эй, хыялый, сантый кыз бала-а...”

    ГӨЛЛӘРӘ. Мине аның белән Айдар таныштырды. Башта бер ни, бернинди дә тойгы-фәлән кичермәдек. Очрашабыз, күрәсең, безнең очрашудан күбрәк нәрсә өмет иткән. Ул ничектер ашыктырды да ашыктырды. Ә соңыннан эчке оештырды. Өчәүләшеп утырдык. Айдар ул һәм мин. Ул да, мин дә лаякыл булганчы эчтек, ә Айдар кылт та итмәде.
    ЗӨЛХИҖӘ. Ничектер аңа ошамаган.
    ГӨЛЛӘРӘ. Антым-шантым, Айдар ап-айнык иде! Безне эчерде дә, күз ачып йомган арада юк булды. Миңа нишләргә кала соң, кызлар?
    ЗӨЛХИҖӘ. Бәй, синең аның белән бернәрсә булдымы, әллә юкмы?
    ГӨЛЛӘРӘ. Булмады... Ты что!.. Әллә булдымы?.. уй, белмим, сорашмагыз! Тик шуны гына әйтәм - шуннан алып мин тик аны гына уйлап яшим, аның белән генә... ә ул менә ничәнче тапкыр инде янымнан узып китә һәм туктамый. Тик баш кына кага. Кызлар, әгәр бер-бер хәл була калса, мин Зилә сымак тәрәзәдән ташланачакмын! Уйлап та тормаячакмын - тәрәзә төбенә басам да... Һәм!.. (Тәрәзә төбенә сикереп баса).
    ДИЛАРА. Исәр. Хәзер үк төш! (Тәрәзә төбеннән тартып төшерә.)
    ЗӨЛХИҖӘ (тыныч кына). Ә Зилә бит мәхәббәт өчен ташланмады.
    ДИЛАРА. Ә нәрсә өчен тагы?
    ЗӨЛХИҖӘ (ничектер сәер карап). Чәйнүк өчен.
    ГӨЛЛӘРӘ. Нинди тагы чәйнүк? Сез нәрсә турында?
    ЗӨЛХИҖӘ (элеккечә диларага карап). Менә син Гуленька, яңа гына килгәч, күрәсең, белеп бетмисең. Безнең общагада бер сөйләм бар, сөйләүләренә караганда, унбиш еллар элек башланган бу хәл. Бер көнне ниндидер бер кызның чәйнүге ватылган, ә кичен кызыкай үзе тәрәзәдән ташланган. Шуннан алып шушу сөйләм калган һәм ул һәрвакыт тормышка аша бара. Шул ук Зиләне алып карыйк. Чәйнүген ватканмы? Ваткан. Ә 705чедән Зимфира? Беренче Май бәйрәмендә. Аның да чәйнүге ватылды. Кухняда елаганын үз күзләрем белән күрдем. Кулында төбе төшкән чәйнүк иде! Төбе ватылып төшкән. Ә кичен Зимфира үзе теге дөньяга китеп барды. Ә теге 605нчедән, марҗа кызы Ленка?..
    ДИЛАРА. Җитәр! Уйлап тапты - чәйнүк, имеш! Бездә ай да үтми, үз-үзләренә кул салып кына торалар. Әллә бөтенесе дә шул чәйнүк өчен дип уйлыйсыңмы? Ул чакта чәйнүк җиткереп булмас иде! Сиңа ышансаң, бездәме... Менә мә, карагыз, (тумбочкасыннан чәйнүк ватыклары ала)!
    ГӨЛЛӘРӘ (куркып). Дилә-ә! Бу ни эшләвең?
    ЗӨЛХИҖӘ. Димәк безгә дә чират җиткән. Шулай инде. Башта 605нче бүлмә, шуннан 805нче һәм безнеке - 905нче, һәм чәйнүк!
    ГӨЛЛӘРӘ. Алай булгач, бүген арабыздан берәү...
    ЗӨЛХИҖӘ (кинәт, тонын да үзгәртми). Миңа ярамый! Мин йөкле!
    ГӨЛЛӘРӘ. Миңа да ярамый! Мин - яратам! Мин гомеремдә беренче тапкыр яратам! Юк-юк! (Текәлеп Диларага карыйлар).
    ДИЛАРА. Сез нәрсә? Нигә алай итеп карыйсыз, миңа? Сез нәрсә?.. Сез әллә акылдан шаштыгызмы? Теләсә нинди юк-барга шулай ышаналармыни? Йә, акылы төгәл булган нинди кеше шул алама чәйнүк өчен үз гомерен әрәм итсен? Ходайдан куркыгыз!
    ЗӨЛХИҖӘ. Ходайның монда кысылышы юк. Монда сөйләм - шартлы билге! Моның белән шаярмыйлар. Язмыштан узмыш юк.
    ГӨЛЛӘРӘ. Ой, кызлар, әйдәгез болай итик. Әйдәгез, кем беренче булып елый, шул... Аңа... Гомумән, ул... Менә шушы минуттан кем елый, шул... Өчкә кадәр саныйм. Бер, ике... (буылып елап җибәрә). Куркам. Уф аллакаем, куркам! Аны югалтудан куркам. Тормышта сезнең сымак булып каласым килми. Төннәрен мин ишетәм дә инде. Иң башта, Дилара, син мендәргә уфылдыйсың. Соңыннан, Зуля, син. Шулчак мин сезне шулкадәр жәллим, мендәремә капланып, үзем дә сыкрый башлыйм. Әгәр күз яшьләрен базарга чыгарып сатарга мөмкин булса, - җир йөзендә бездән дә баерак кеше булмаса иде! Күптән миллионерга әйләнгән булыр идек инде.
    ЗӨЛХИҖӘ. Беләсеңме, нәрсә, миллионер, иң яхшысы, әйдә эшкә киттек. Киттек, киттек.
    ГӨЛЛӘРӘ. Ә бәлки, берәй баш суккан якка чыгып китегәдер?
    ЗӨЛХИҖӘ. Кайда? Кем көтә сине? Кемгә кирәгең бар синең? Миллионер! әйдә, киттек!
    ГӨЛЛӘРӘ. Ой, нәрсә булыр, нәрсә булыр? (Чыга.)
    ЗӨЛХИҖӘ (ишек янында). Дилара, сиңа хәл итәргә. (чыга).
    ДИЛАРА. Хыялыйлар! (Чәйнүкнең ватыкларын кире тумбочкасына сала. Тәрәзә янына килеп, тышка карый). Җитәкләшеп алган булганнар! Нәкъ бала-чага инде, бала-чага!.. Балакайлар... (Тумбочкасына намазлык алып идәнгә түши. Йөгенләп утырып, кулын алга ???). Бисмилла-иррахман-иррахим... (кулына караган килеш, шул позада катып кала).

    Дилараның 5 яшьлек улы белән әнисенең сыны гәүдәләнә. Оныгының башын итәгенә куеп, ана кайгылы кыяфәттә Дилараның артында баскан килеш тора.

    АНА. Әй, балам, балам...

    Дилара бөршәеп куя. Бу сәхнәне Дилара кулларына карап утырган килеш үткәрә. Әйтерсең дә кулларында көзге һәм шул көзге аша үзенә кадерле кешеләрне күрә, аларга эндәшә.

    ДИЛАРА. Әни, әнекәем, мин бит синең каның, җаныңның бер өлеше - ничек аңламыйсың мине? Улымнан башка яшәве миңа авыр бит. Аңлыйсыңмы, кыен! Мендәрем күз яшьләремнән кипми, акылдан шашам инде! Ул бит бу тормышта таянган бердәнбер таянычым, яшәүгә булган өметем һәм ышанычым. Әни, бәгрем, әгәр дә мин моңа кадәр яшим икән, тик аның өчен генә! Аның өчен! Башкача... әни, син минем 9нчы каттан ташлануымны телисеңме әллә?!
    АНА. Юк, кызым, синең белән җибәрмим мин аны.
    ДИЛАРА. Әни...
    АНА. Һәм сорама да. Йөрәгемне өзгәләмә. Болай да ул чирле. никадәр күз яшьләреңне түгеп еласаң да, оныгымны бирмим. Кызымны югалтуым да җиткән миңа.
    ДИЛАРА. Нәрсә сөйлисең син, әни?!
    АНА. Әйе, югалттым. зат-ыруыңда мондый хәлнең булганы юк! Үземнең җиде буынымны беләм, мондыйның булганы юк! Гаептән бала тапканнар булмаган! Әй, аллам, ояты ни тора! Ничек итеп күрше-күләннең күзенә күренергә? Нинди йөрәк белән мәрхүм әтиеңнең каберенә барырга?Аңа нәрсә дип әйтергә? (оныгына күрсәтә.) Кем ул? Кемнеке? Нигә туды? Ходай үзе генә белә! Ничек үсәр ул?
    ДИЛАРА. Үсәр, әни, үсәр.
    АНА. Кемгә охшап? Сиңа охшапмы?
    ДИЛАРА. Әни, нәрсә өчен мине шулкадәр җәберлисең?
    АНА. Бирмим дигәч, бирмим мин аны сиңа Янымнан җибәрергә дә көчемнән килми. Әлегә кыбырдап йөрерлек хәлем бар, үзем карыйм, үзем үстерәм. Үлсәм инде... Шунда гына... Балам, авылга гына кайтсаң иде!
    ДИЛАРА. Авылга? Юк-юк! Мин анда бит чит кеше. Эш тә таба алмасмын.
    АНА. Балакаем, үзем, үзем эшләрмен. Тик син минем янымда гына бул. Миңа ни, өйрәнгән кулга эш табылыр.
    ДИЛАРА. Әни, мин аны балалар бакчасына урнаштырам. Анда кешечә, заманча итеп ашаталар да, тәрбиялиләр дә... Кеше булып үсәр.
    АНА. Кеше булыр? Шәһәрдәме? Мин хәзер беләм шәһәрдәге кешечә мөнәсәбәтләрне! Син бит хәтта баланың атасының исемен дә белмисең!
    ДИЛАРА. Беләм!
    АНА. Белгәч, әйт! Кем ул? Исеме ничек? Кем улы? Эндәшмисеңме? Алай булгач, минем соңгы сүзем шушы - кияүгә чык, баланы аталы ит - шул чакта ул сезнеке алыгыз. Әгәр дә инде баланың атасына чыкмасаң - ишетсен колагың, улыңны ала алмаячаксың!
    ДИЛАРА. Юк. Аңа мин беркайчан да чыкмаячакмын, беркайчан да!

    (Дилараның улы әнисенең ягына кыер-кыймас кына бер адым ясап куя, ләкин нәнәсе аның кулыннан катгый тотып алып чыгып китә.)

    Тавышлар.
    - Кайда, кайда?
    - Төрткәләшмә әле!
    - әнә, әнә, тәрәзә янына китте. Күрәсеңме? Тәрәзәне ачты! Уй, нәрсә булыр икән, нәрсә булыр?
    - Уй, куркыныч! Уй, кызлар, болай итеп торганчы, әйдәгез, видео карарга, бүген без күптән көткән "Эммануэль"!
    - Уй, кана тагы бер тапкыр карыйм әле.

    Дилара аягыннан тапочкасын сала. Башлар югала. Дилара ишекнең кабат ачылуын көтеп тора. Кабаттан башын тыгучы булса, тапочкасы белән бәрмәкче. Ишек шыгырдый. Тапочка берәүнең башына бәрелә. Ул Айдар булып чыга.

    АЙДАР (тапочканы тотып). Т-ә-әк!
    ДИЛАРА. Уй, Айдар!
    АЙДАР (тапочканы әйләндергәләп). Шулай, Айдар, сиңа хәзер нәрсә җитте, шуның белән җибәрә башладылар.
    ДИЛАРА. Айдар, кадерлем, Алла хакы өчен гафу ит инде! Мин сиңа түгел, мин уйлаган идем...
    АЙДАР. Син һәрвакыт шулай уйлыйсың, Дилара, һәрвакыт!
    ДИЛАРА. Җаныма тиделәр! Кемдер сүз чыгарган, имеш мин бөгөн...
    АЙДАР (бүлдереп). Беләм! Сез генә түгел, безнең ирләр общагасы да сезнең арагыздан берәвегезнең... (тапочканы дилараның аягына карый ташлап). Ки, аягыңа суык үтер!
    ДИЛАРА. Димәк, бөтенесе дә бу турыда...
    АЙДАР (бүлдереп). Беләләр.
    ДИЛАРА. Һәм көтәләр, хәзер минем...
    АЙДАР. Көтәләр.
    ДИЛАРА. Нәрсә булган соң?
    АЙДАР. Гадәттәге нәрсә Җыен әтрәгәләм әледән-әле бушанып торырга тиеш. Башкача булмый. Шуны гына көтеп йөрүдән су ??? шартлавы мөмкин. Кемдер мотлак рәвештә хәлне үзгәртергә тиеш.
    ДИЛАРА. Алай булгач, бу...
    АЙДАР. Әйе, аннан качып булмый. Бу - язмыш, тәкъдир.
    ДИЛАРА. Һәм корбан итеп мин сайланган? Юк, юк, минем улым бар, минем әле бәлиг булмаган балам үсеп килә. Мин аны аякка бастырырга тиешмен. Миннән башка аны беркем дә эшләмәячәк. Әнием чирле. Ул бөтенләй-бөтенләй чирле. Улымны мин монда алып киләчәкмен! Һичшиксез алып киләчәкмен! Аның миннән башка беркеме дә юк! Беркеме дә! Аның хәтта әтисе дә юк!
    АЙДАР. Бар.
    ДИЛАРА. Мин әйтергә теләгән идем, ул безнең белән түгел, ул читтә...
    АЙДАР (катгый итеп бүлеп). Ул монда.
    ДИЛАРА. Кайда... монда?
    АЙДАР. Ул монда,Дилара. Ул синең яныңда. Синең улыңның әтисе - мин.
    ДИЛАРА. Нәрсә-ә? Әллә син бөтенләй?
    АЙДАР. Әлбәттә, бөтенләй! Әтиләр яртылаш, йә чирек булмый инде. Әти булса бөтенләй, тулаем була!
    ДИЛАРА. Ничек инде син минем баламның атасы була аласың, хәтта без синең белән бергәләп чәй дә эчкәнебез юк бит.
    АЙДАР. Аның өчен мотлак чәй эчү кирәкми, Дилара, мин синең улыңны уллыкка алырга карар иттем. Әлбәттә, синең белән икәүләп.
    ДИЛАРА. Тыңла әле, кыланмый-нитми генә туры әйт әле, сиңа нәрсә кирәк?
    АЙДАР. Мәхәббәт, Дилара, мәхәббәт!
    ДИЛАРА. Һаман шул бер балык башы?
    АЙДАР. Әйе, һаман. Әйе, егерме ел буе, мәктәп партасында утырганнан бирле артыңнан йөреп, чәчләрем агарып бетте бит инде, Дилара! Шәһәргә дә тик синең аркада, синең өчен генә килдем бит!
    ДИЛАРА. Барысы да минем аркада, бөтенесе дә, бөтен шәһәр! Әгәр мин авылда калган булсам, минем авылым, мөгаен, башкалага әйләнгән булыр иде! Ул вакытта бөтенегез дә минем яныма кайтыр идегезме?
    АЙДАР. Шулайтырлар иде. Мин әллә гомер буе шушы төзелеш хакында хыялланган дисеңме? Шушы хашшак торакта яшәү хакында хыялланып яшәгән дисеңме? Синең белән бергә булыр өчен эшләдем мин боларның барысын да. Синең бүлмәгә каршы бүлмә бушавын гына да өч ел көттем. Шуңа да торакка яшәргә килми йөредем. Кичләрен анау тәрәзәдән бинокль аша сине күзәтәм. Барысы да уч төбендәге сымак күренә, өстеңдә сүренте дә юк, әйтерсең мине ачыктан-ачык үзеңә чакырасың, тик бер генә адым ясарга кирәк. һәм мин бу адымны ясармын да, эчеп алам да безнең ике тугыз этаж арасындагы бушлыкка адым ясаячакмын.
    ДИЛАРА. Айдар, туктат! Зинһар өчен яңадан башлама инде. Без бит синең белән күптән аңлаштык бит инде.
    АЙДАР. Юк, бу юлы мин барыбер сүземне сүз итәчәкмен! Дилара, үтенәм - әйдә китик моннан! Улыңны алыйк та баш суккан якка чыгып китик! Мин хәзер бай, минем бернәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк, миңа тик син генә кирәк! Теләсә нинди шәһәрдә дә фатир сатып алырлык рәтем бар. Дилара, тик син миңа бер генә сүзеңне әйт, әйт кенә!
    ДИЛАРА. Беләсеңме, Айдар, син... Син әйбәт егет. Эчкерсез, синең белән мин бәхетле дә булыр идем. Бәлки, тора-тора яратыр да идем. Инде дә ярата алмасам, тугры дус, тугры хатын булып калыр идем. Мин... мин риза да булыр идем... Бер мәл мин үзем үк ризалагымны бирергә бөтенләй карар иткән идем. Һәм бу карар, сиңа дөресен генә әйтәм, бүгенгәчә сакланган иде.
    АЙДАР. Эш нәрсәдә соң, Дилара?
    ДИЛАРА. Эш - Зөлхиҗәдә.
    АЙДАР. Нәрсә? Зулька? Ул бит бер төн уздыру өчен генә кирәккә яраганнардан.
    ДИЛАРА. Син ялгышасың. Ул бөтен гомер өчен кирәкле булганнардан. Ул сине ярата һәм син аның белән калырга тиешсең. Тик аның белән генә. Аның синнән баласы булачак. Һәм, әйтүләренә караганда, берәү генә түгел, ә бер уңайдан икәү.
    АЙДАР. Миңа димәгәе, бишәү тусын. Мин сине генә яратам, Дилара, сине!
    ДИЛАРА. Юк-юк...
    АЙДАР. Дилара, соңгы тапкыр синең ризалыгыңны сорыйм. Булмый икән...
    ДИЛАРА. Минем белән нәрсә эшләсәң дә эшлә, тик - булмый!.. Булмый, Айдар! Син аның белән булырга тиешсең!
    АЙДАР. Дилара, нигә алай кыланасың? Син бит үзеңнең бәхетеңә хыянәт итәсең, бәхетеңне икенче кеше өчен корбан итәсең бит! Син үзеңне яңадан газапларга дучар итәсең, башкалар өчен...
    ДИЛАРА (бүлеп). Айдар! Бу сөйләшүне туктатыйк! Мин барысын да әйттем. Минем карарым каты. Утыр, эч, суынырсың.

    Айдар утыра, эчә. Салып тагы да эчеп куя. Тагы да салып, тагы да эчә.

    АЙДАР. Бүген төнлә теге бинокльне ташладым мин, Дилара.
    ДИЛАРА. Дөрес эшләгәнсең.
    АЙДАР. Беләсеңме, синең гәүдәң матур. Матур... Телисеңме, мин синнән бер куркыныч гонаһымны ярлыкавыңны сорыйм?
    ДИЛАРА. Ходайдан гына ярлыкау сорыйлар.
    АЙДАР. Минем өчен Тәңре - син. Ләкин... бүген төндә мин аны тәрәзәдән ыргыттым. Бинокль белән бергә. Мин сине, Дилара, тәрәзәдән ыргыттым.
    ДИЛАРА. Син ничектер серле сөйлисең? Әйтерсең, мине куркытасың?
    АЙДАР. Син ничектер шушылай аңлашуга кагылган ыгы-зыгылы бер вакыйгадан соң мин синнән үземнең кулъяулыгымда "Айдарны яратам. Дилара",дигән язу чигәргә күндергән идем. Хәтерлисеңме?
    ДИЛАРА. Әлбәттә исемдә. Ләкин бу шаяру иде. Уйнадык та, шуның белән бетте...
    АЙДАР. Шул кулъяулыкны мин синең Гайсарыңа күрсәттем.
    ДИЛАРА. Гайсарга?
    АЙДАР. Сезнең араларыгызның тирәнгә китә башлавын сизеп, мин кулъяулыкны аңа күрсәттем. Мин аңа кулъяулыкны миңа яңарак кына бүләк иткәнлегеңне әйттем.
    ДИЛАРА. Һәм ул ышандымы?
    АЙДАР. Ышанды.
    ДИЛАРА. Менә ничек икән...
    АЙДАР. Әйе, ул шундук ышанды! Аны бу шулкадәр тетрәндерде, минем уйлавымча, ул моннан олагып чыгып киткәнлеген үзе дә сизми калды. Хәтта сиңа "Хуш" дип әйтергә дә өлгермәде.
    ДИЛАРА. Ходаем! Син нәрсә эшләгәнсең? Нәрсә эшләгәнсең?
    АЙДАР. Мин бер нәрсәне генә теләдем - синең сөюеңне яуларга. Мин аны бары үземнең юлымнан алып башладым. Ул бигрәк тә ышанучан булып чыкты. Дөресен әйтәм - тик мин синең авырлы икәнеңне белмәдем. Тагы да шуны әйтәм - Гайсар шәһәрдә!
    ДИЛАРА. Шәһәрдә? Ул мондамы? Кайда ул? Я раббым, мин хәзер үк аның янына йөгерәм һәм бөтенсен-бөтенесен дә...
    АЙДАР. Чәбәләнмә. Ул барысын да белә. Мин аңа үзем сөйләдем. Менә, күрәсеңме күз төбен? Аның эше.
    ДИЛАРА. Юк... Мин барыбер аның янына барырга тиешмен...
    АЙДАР. Ярсыма, ярсыма диләр сиңа! Гайсар хәзер шушы минутта баскычтан күтәрелеп килә. Ни эшлисең, миңа китәргә вакыт. Мин аңа урынымны бушатам.
    ДИЛАРА. Рәхмәт сиңа, Айдар! Рәхмәт, кадерлем!
    АЙДАР. Я хода, гонаһсыз бер катлылык! Менә шушы бер катлылык безнең кызларның башын ашый да инде! Юк, күрәсең, миңа марҗа кызын эзләргә кирәктер! Урыс кызын! (Ишек янында тукталып кала.) Ә мин синең чәйнүгене кем ватканлыгын беләм... (Китә. дилара аның соңгы сүзләрен ишетми дә). Әни!.. Гайсар!.. Без бергә булачакбыз! Һәм барысы да яхшы булачак... (Йөзе белән тәрәзәгә карап.) Йә раббым, рәхмәт сиңа, син минем ялваруымны ишеттең. Хәзер мин синең белән бервакытта да аерылмаячакмын! Мин сиңа җаным, тәнем белән ышанам, ышанам... (Тыела алмый елый.)

    Гайсар керә.

    ГАЙСАР. Дилара...
    ДИЛАРА. Гайсар! (Аңа ташлана.) Гайсар!
    ГАЙСАР (аны кочаклый). Тынычлан, мәхәббәтем минем, тынычлан. Мин барысын да беләм. Мин синең белән. Мин хәзер гомергә синең белән булачакмын. Башка безнең белән бернәрсә дә булмаячак. Бөтенесе дә яхшы булыр. Йә, тынычландыңмы?
    ДИЛАРА (карашларын күтәреп). Әйе...
    ГАЙСАР (аның күзләрен үбеп). Яратам... яратам...
    ДИЛАРА. Эх, әгәр теге вакыт хушлашырга килгән булсаң, барысы да башкача килеп чыгар иде. Мин сине күндерә алыр идем.
    ГАЙСАР. Бу турыда онытыйк, Дилара. Онытыйк. Мин теге вакытта малайларча кыланганмын. Мине аңа сукыр көнләшү этәрде. Тик Себердә генә акылыма килдем. Озак түзә алмадым, кире кайттым.
    ДИЛАРА. Биш елдан соңмы?
    ГАЙСАР. Кичер мине, Дилара, кичер.
    ДИЛАРА. Ә ни өчен син шундук миңа килмәдең?
    ГАЙСАР. Барысын да мин кичә генә белдем... ә, гомумән, мин бу вакыт эчендә сиңа якын гына йөредем. Тик синең күзеңә чалынырга гына теләмәдем. Синең ничек яшәвең хакында мин энәсеннән җебенә кадәр белешеп тордым. Синең яныңда минем бәләкәй генә разведчигым булды. Һәм бүген теге яман хәбәрне ишеткәч, мотлак синең янда булырга тиешле икәнлегемне аңладым мин, Дилара.
    ДИЛАРА. Рәхмәт сиңа, Гайсар, рәхмәт!
    ГАЙСАР. Ә син һаман да шул уксың! Һәм һәрвакыт сине рәнҗетүчеләргә рәхмәт әйтәсең. Бу кайдан ул синдә? Алай итәргә ярыймыни? Мин сиңа гомердә дә гафу итеп бетерә алмаслык газаплар китердем, ә син - рәхмәт, Гайсар!
    ДИЛАРА. Әйе, рәхмәт, Гайсар, рәхмәт! Әйдә әле барысын да онытыйк. Бергәләп яши башлыйк! Бүген үк улыбыз янына кайтып китик! Ул сине көтә, Гайчар. Озын биш ел буе көтә!
    ГАЙСАР. Ул... миңа ошаганмы?
    ДИЛАРА. Танавы коеп куйган синеке.
    ГАЙСАР. Күзләре?
    ДИЛАРА. Күзләре дә нәкъ синеке, Гайсар.
    ГАЙСАР. Тукта әле, мин бит аңа бүләк алдым. Хәзер күрсәтәм (сумкасына иелә). Ә күзләре белән без ялгышканбыз, Дилара. Аның күзләре минеке булырга тиеш түгел иде, минеке түгел.
    ДИЛАРА. Менә сиңа яңалык! Кемнеке соң?
    ГАЙСАР. Синеке, Дилара. Мин аның күзләренең синеке булуын теләгән идем... (Тагы да күзләреннән үбә.)
    ДИЛАРА. Күрсәтчәле, нәрсә алдың улыңа?
    ГАЙСАР. Хәзер (төргәкне сүтә, яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар чыгара)... Менә, кара...
    ДИЛАРА. Инәкәем, нәрсәләр алгансың?
    ГАЙСАР. Нәрсә булган? Әллә килешсез бернәрсә бармы?
    ДИЛАРА. Соң бит болар яңа туган бала өчен. Ә безнең улыбызга, беләсеңме, хәзер ничә яшь?
    ГАЙСАР. Биш яшь!.. Ә мин, башсыз, ни эшләгән булганмын, ни уйлаганмын?
    ДИЛАРА. Ярар, борчылма! Боларның да кирәге тияр әле.
    ГАЙСАР. Кирәге тияр? Әйе шул, әлбәттә, кирәге тиячәк! Ташлап булмый бит инде аларны! Хуҗасы табылыр әле!
    ДИЛАРА. Хуҗабикәсе табылса, яхшырак булыр иде. Безнең икенче балабыз кыз булачак! Утырыйк, Гайсар. Утыр менә монда. Мин хәзер чәй ясыйм. Бәлки, эчәсең киләдер?
    ГАЙСАР. Юк, юк...
    ДИЛАРА. Гайсар, әйт әле... Тик дөресен генә әйт. Син тазасыңмы?
    ГАЙСАР. Нинди мәгънәдә?
    ДИЛАРА. Күңел мәгънәсендә... Синең шушы еллар эчендә бер кемең дә булмадымы?
    ГАЙСАР. Ну-у...
    ДИЛАРА. Ой, мин синнән ялгышырак сорадым. Ялгышырак. Минем шуны беләсем килә. Менә хәзер, менә шушы минутта... мин генәме?
    ГАЙСАР. Дилара!
    ДИЛАРА. Берәү дә, берәү дә юкмы? Күңелеңнән беркем белән дә сөйләшмисеңме?
    ГАЙСАР. Кайсылай көнчел булып киткәнсең! Нәрсә, хәзер беркем белән дә сөйләшергә ярамыймы?
    ДИЛАРА. Ой, ярый! Мин болай гына...
    ГАЙСАР. Менә нәрсә әйтәм мин сиңа, Дилара. Әгәр син үзеңдә мине гафу итәрлек көч тапкан икәнсең, миңа ышанырга да көч тап. Ышан миңа, ярыймы?
    ДИЛАРА. Яхшы.
    ГАЙСАР. Ә хәзер мин эшкә барам да, берәй атнага отгул сорыйм, соңыннан машина эзләргә йөгерәм. Һәм без улыбызга китәчәкбез. Бер-ике сәгатьтән соң мин монда булам (ишек янына килә).
    ДИЛАРА. Гайсар...
    ГАЙСАР. Нәрсә, Дилара?
    ДИЛАРА. Китмә.
    ГАЙСАР. Мин синең белән, Дилара. Синең белән. Мин хәзер! Бер сәгатьтән монда булачакмын! Көт! Көт мине (чыга).

    Дилара тәрәзәдән аска карый. Кулын болгый: "Көтәм!" Һәм кинәт елап җибәрә. Могаен, шатлыгыннандыр.