Вторник
30.04.2024
07:17
ПРОЗА
МИНИАТЮРЫ             
 
 
 

ДЕДУШКИН ДНЕВНИК

ПЬЕСЫ


 

 
КАТЕГОРИИ
СТАТЬИ [37]
Форма входа
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Ты тоже здесь?: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100

    ...

    Каталог статей

    Главная » Статьи » ПРЕССА » СТАТЬИ

    “БӘХЕТ БАРМЫ БУ ДӨНЬЯДА?”
     
     
    Узган атнада Мәскәүдә бер генә спектакль белән Татарстанның Әтнә театры булып китте. Дәүләт театры исеме алганга тулыр-тулмас бер генә ел булуга карамастан, алар тамаша залы тулы халык алдында бик мактаулы имтихан тотты.
     
    Татарстанның Әтнә театры киләсе елга 95 еллыгын бәйрәм итәргә җыенса да, әле узган ел март аенда гына Дәүләт театры исеменә лаек булган. Театр җитәкчесе Ландыш Фазлыева театрның тарихы турында сөйләп болай диде:

    "Безнең театр инде 95 ел элек оешкан булган. Башта ул халык театры буларак эшләгән. Кайсыдыр бер вакытта ул Дәүләт театры да булып алган. Колхозлар оешкан вакытта булырга тиеш. Аннан соң яңадан халык театры булып йөри башлаган. Дәүләт театры буларак бер генә ел эшләсәк тә, киләсе елга без барыбер театрның 95 еллыгын бәйрәм итәчәкбез”.

    Ландыш ханым сүзен дәвам итеп, "артистларга килгәндә әле бездә шул ук, халык театрына йөргәннәр эшләп тора. Әле быел театр училищесын бетергән ике кыз да алдык. Менә киләсе елга Казан театр училищесына һәм Мәдәният Академиясендә театрыбыз өчен махсус укучылар кабул итәчәкбез. Бездә егетләргә караганда кызлар күбрәк, егетләр кирәк”, диде.

    Театр мәскәүләргә Флорид Бүләковның "Сөясеңме-сөймисеңме?” дип аталган ике пәрдәлек сәхнә әсәрен күрсәтте. Шунысы да кызыклы, спектакльдә төп рольләрнең берсен Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наил Дунаев башкарды. Тәнәфес вакытында без аның белән очрашып, "әллә Әтнә театрына күчеп килдегезме, ни сәбәпле сез биредә?” дип тә сорадык. Наил Дунаев: "Юк, әлбәттә! Минем эш урыным һаман да Галиәскәр Камал театры. Аларның миңа тапшырылган рольдә уйнаучы артистлары авырып киткән. Безнең җитәкчеләр бу яшь театрга ярдәм йөзеннән сорадылар инде. Килеп алалар, китереп куялар дигәндәй. Атна-ун көн эчендә спектакльгә кереп киттем. Безнекеләр дә Казаннан килеп карадылар. Ә инде март аенда, театр көннәрендә без бу тамашаны Казанда күрсәтергә уйлыйбыз. Әле бу бит премьера. Мәскәүләр бик җылы кабул итә. Бик аңлап карыйлар. Кирәкле чакта кул чабалар, уйландыра торган чакта тын да алмый тыңлыйлар”, диде.
    Чынлап та, көлкеле урыннары күп булса да, әсәрдә фәлсәфи эчтәлек белән мистика алымнары да бар. Тамашачыларның әле беренче генә пәрдәне караганнан соң да, спектакль тәэсиреннән: "Игелекне үләр алдыннан гына түгел шул, гомер буе эшләргә кирәк, бәлки өлгерә алмый калырсың...” дигән сүзләре ишетелде.

    Әтнә Дәүләт театры режиссеры Рамил Фазлыев театрның репертуары турында мәгълүмат биреп: "Әлегә бары тик дүрт кенә әсәр безнең репертуарда. Шуларның икесе Туфан Миңнуллин әсәрләре. Хәзер инде Чаллы язучысы Равил Сабырның яңа әсәре өстендә эшли башлаячакбыз. Труппада безнең дүрт кенә егет, сигез кыз бар. Яңа пьесада бары бик кызлар гына уйный. Безнең өчен бик кулай әсәр”, диде. Ул шулай ук Мәскәүгә бик дулкынланып килүләрен әйтте. "Без билетлар да сатылмас, кеше дә булмас дип курыккан идек, тамашачы белән зал тулы, без бик шат”, диде театрның баш режиссеры.

    Тамашачылар да спектакльдән бик риза калганнар. "Без театрга йөрергә бик яратабыз. Көн дә булса да килер идек”, диде бер ханым. Икенче берәүләр сүзләре бик аңлашылмый дип зарланып та алды. Без бит инде казанча сөйләшә дә белмибез, шуңа аңларга да авыр. Бәлки микрофон кирәк булгандыр артистларга? Сүзләре бик аңлашылмый.. Бу зал бит инде театр залы түгел, клуб залы. Галиәскәр Камал театрын, Тинчурин театрын да караган бар, алар остарак уйный шикелле. Болар да әйбәт”, диде тамашачылар.

    ​​Нәзифә Кәримова
     
     
    "БӘХЕТ БАРМЫ БУ ДӨНЬЯДА?”
    "Күңелем тулы хис, уйландыра торган спектакль карадым”, – диде Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры артисткасы Наилә ханым Гәрәева.


    Әтнә дәүләт драма театры Флорид Бүләкевнең "Сөясеңме-сөймисеңме” спектаклен өч көн рәттән сәхнәгә куйды. Спектакль караганга берничә көн узса да, хисләр өермәсе әле һаман да күңелдә буран уята. Яшь Фатыйманың (Сиринә Абдуллина): "Бәхет бармы бу дөньяда?” дип өзгәләнүе тамашачы күңеленә нык тәэсир итте.
    ...Сәхнә. Ашын ашаган, яшен яшәгән карт Абдулла урын өстендә ята. Бер атна үлем хәлендә яткан карт янына әҗәл килә. Сынау шарты белән өч сәгать эчендә картка изге гамәл эшләргә куша. Шул очракта аңа – 10, икене эшләсә, 20 ел гомер бирергә вәгъдә итә. Йокысыннан уянган Абдулла (Наил Дунаев), хатыны Фатыйманы (Финә Сафиуллина) тинтерәтә дә инде. Абдулласы үлә дип Фатыйма да хафага төшә. Карты өчен үзен дә кызганмый, хәтта. Хәер, Фатыйма гомер буе үзен корбан итеп, Абдулла дип яши. Аның сүзеннән чыкмый, Абдулласы белән авыр эшләрне эшләп, ике йөрәк парәсен дә югалта. Аннан соң да, үзендә яшәргә көч таба яшь хатын. Шул өч сәгать аралыгында изге гамәл кылырга уйлаган Абдулла белән Фатыйманың яшьлек ел­лары да бер-бер артлы күз алларыннан уза. Эш дип, иңне-иңгә куеп яшәгән Фатыймасының битендәге миңен дә күрмәгән була Абдулла. Ә Фатыймасы гомер буе Абдулласыннан (яшь Абдулла – Рәзиф Кәбиров) "Сөям” сүзен ишетәсе килеп өзгәләнә. Кызганычка каршы, исән чакта Фатыймага ул сүзне ишетергә насыйп булмый. Әҗәл өч ел буе үлем көтеп яшәгән Шакирҗанны (Марат Хә­бибуллин) да нәүмиз итеп, Фатыйманы үз дөньясына алып китә.
    Һәрвакыттагыча тормышчан итеп, күңелне айкарлык итеп уйнадылар. Халык артисты Наил Дунаев та үзебезнекеләр хакында: "Чын про­фес­­­си­о­налларча уйныйлар. Алар искиткеч, һәр­кайсында иҗади омтылыш бар. Әтнә дәүләт драма театры артистлары белән бергә уйнавы бик күңелле булды. Үземне дә үз итеп бетерделәр, шәхсән, үзем дә аларны яраттым”, – диде.
    Әлеге сүзләргә тагын нидер өстәп әйтү урынсыздыр, мөгаен.
     
     Г.МӨХӘМӘДҖАНОВА
     
     
    ЕЩЕ
     
     


    Источник: http://www.azatliq.org/content/article/24453560.html
    Категория: СТАТЬИ | Добавил: florid_buljakov (16.01.2009)
    Просмотров: 1496 | Теги: театр, Флорид Буляков