Среда
24.04.2024
04:29
ПРОЗА
МИНИАТЮРЫ             
 
 
 

ДЕДУШКИН ДНЕВНИК

ПЬЕСЫ


 

 
КАТЕГОРИИ
СТАТЬИ [37]
Форма входа
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Ты тоже здесь?: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100

    ...

    Каталог статей

    Главная » Статьи » ПРЕССА » СТАТЬИ

    ИНТЕРВЬЮ ГАЗЕТЕ "ӨМЕТ"
    әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русия дәүләт премиясе, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковның спектакльләре Башкортстан һәм Татарстан театрларында гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Пенза, Хабаровск, Ырынбур, Екатеринбург, Киров, Пенза сәхнәләрендә дә әледән-әле уйналып тора. Аның әсәрләре белән Украина, Казахстан, Беларусь, Төрекмәнстан тамашачылары да яхшы таныш.
    "әбиләргә ни җитми?", "Атылган өер", "Сөясеңме-сөймисеңме?", "Мәхәббәт исемлеге", "Бибинур, аһ, Бибинур!", "Онытылган дога" һ.б. спектакльләргә яратып йөрсәләр дә, "егылып ятып" "Ай кызы"н карасалар да, күпләр Флорид Бүләковның үзе турында бик белми. Ничектер әсәрләре сәхнә түрендә урын алганда да, драматург тыйнак кына сәхнә артында кала. Пьесаларын күтәреп бер театрдан икенче театрга да чапмый, бер режиссердан икенчесенә инәлеп тә йөрми ул. Аның әсәрләре "үзләренә үзләре юл яра".
    Флорид Миңнулла улы Бүләков Мишкә районы Зур Шады авылында туып-үскән. Вакытында ул, чыннан да, зур, биш мәчетле авыл булган. Башкорт әдәбиятының күренекле классигы Али Карнайның туган авылыннан, Шәехзадә Бабичның ата-бабалары туган төяктән була торып, әдәбият һәм сәнгатьтән ерак тору мөмкин түгелдер ул.
     

    — әтием авылда халык театрын җитәкләгән кеше. Элек һәр авыл клубында кечкенә театр түгәрәкләре оештырыла иде. Тик монысы якын-тирә авыллар өчен үзәк театр булгандыр. Аңа юкка гына "халык театры" исеме бирелмәгән. Күрше-тирә авыллардан да йөриләр иде анда. үзләре костюмнар тегәләр иде. Пьесаларын да үзләре язгалагандыр инде. Ул вакытларда кулдан-кулга шул берничә пьеса йөргән. Гел "Галиябану"ны гына уйнап булмый бит. әмма матур костюмнар киеп, бизәлгән сәхнәдә уйнаулары истә калган. Театр белән беренче танышуым шунда булган инде минем, — ди Флорид абый.
    Мишкәнең үзендә татар-башкорт театры төзергә булгач, җитәкче итеп Миңнулла абзыйны чакыралар. Тәүдә үзе генә барып, берничә ел эшләгәннән соң, ул гаиләсен дә район үзәгенә күчерә. Шулай Флорид Бүләков Мишкәнең үзендә яши башлый. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр язарга керешә.
    — Безнең якларда Али Карнайның культы яши дип әйтим микән... Аның кебек булу хыял ук булмаса да, аңа ошарга тырышу бар иде. Күңелгә әдәбиятка тартылу оеткысы салыну шул исем белән бәйле. Аннары минем әнием Сәния Бабичлар яшәгән Кыйгазытамак авылыннан. ә алар барысы да шигъри жанлылар.
    Шигърият һәм моң бер-берсеннән ерак йөрми. Шуңа да әтисе гармун алып биргәч, Флорид абый бик тиз уйнарга өйрәнә. Ләкин аулак өйләрдә, гаилә бәйрәмнәрендә генә баскалап утырмый ул гармун телләренә, ә Мишкә районында беренче профессионал гармунчы булып китә. Аны 15 яшендә үк район мәдәният йортына гармунчы итеп эшкә алалар. Шунда эшләгән чагында бию ансамбле дә оештырып җибәрә.
    ә чын-чынлап иҗат эшенә Флорид абый хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә тотына.
    — Армиядә чәчмә әсәрләр яза башладым. Вакытым күп иде минем. Дивизиянең җыр һәм бию ансамбленә эләктем бит. Анда илнең төрле почмакларыннан югары белемле музыкантлар җыелган иде. Алар белән аралашып үзем өчен күп ачышлар ясадым. Вакыт иркенлегеннән файдаланып, Горькийның, Достоевскийның том-том китапларын укып чыктым. Кыскасы, армия минем өчен зур университет булды, — ди ул үзе.
    Шул "университет"та хезмәт иткән вакытында бик күп хикәяләр яза. Ул гына түгел, солдаттан драматург "Гөлнара" исемле роман-повестен тәмамлап кайтып төшә.
    Кайткач район гәзите "Дружба"га эшкә керә, редактор урынбасарына кадәр үсә. Аннан соң Бөре район-шәһәр гәзитендә редактор урынбасары булып эшли. Аның тырышлыгын күреп, республика гәзитләренә чакыра башлыйлар. Ул яшьләр өчен чыгып килгән "Ленинец"ны сайлый. Журналистика белән ныклап мавыккан чагы була ул аның. Моңарчы күтәрелмәгән проблемаларны күтәрә, берәү дә кагылмаган темаларга яза. Рейстагка флаг элүче якташыбыз Гази Заһитов турында да беренче булып Флорид Бүләков язып чыга. СССР заманында андый язманың дөнья күрә алуы үзе үк гаҗәпләндерә. Райондашы булганга кызыксына башлый язучы аның язмышы белән. Эзләнә торгач, туганнары аша, Заһитовның капитаны Мининны юллап таба. Аның белән күрешеп сөйләшер өчен Псковка махсус барып кайта.
    Шулай бар күңелен биреп эшли Флорид абый журналистикада. Тик гаиләсе районда, үзе Уфада эшләп йөрү җиңел булмый. Җитмәсә, яшь гаиләнең яшәр урыны да булмый. ә хатыны Светлана икенче сабыен көтә, кечкенә кызлары да бар. Шул вакытта Флорид Бүләковны "Советская Башкирия" гәзитенә көньяк зонага үз хәбәрче итеп чакыралар. Фатир да вәгъдә итәләр. "Ишембай, Салават, Мәләвез — теләсәң кайсысыннан фатир булачак, сайла", — диләр аңа. Ул ике дә уйлап тормый ризалаша һәм Ишембайны сайлый.
    үз хәбәрче булган вакытында Флорид Бүләков иҗатның тагын бер юнәлешендә үзен сынап карарга була. Аңарда пьесалар язу теләге уяна.
    — Хәбәрче буларак көндезләрен "репортажи с полей и ферм" яза идем дә, төннәрен утырып күңел өчен иҗат итә идем. Беренче пьесамны урыс телендә яздым. "Медовый остров" дип атала иде ул. Ишембайга якын ике театр бар: Салаватта һәм Стәрлетамакта. Тоттым да Стәрлетамакка киттем. Потемкин дигән кешегә күрсәттем. "Яхшы булган. Бу әзер әсәр. Куячакбыз", — дип алып калды.
    Шул ук айларда Салаватка гастрольләр белән Башкорт дәүләт драма театры килгән иде. Хәбәрче буларак Исрафиловтан интервью алырга киттем. Сүз барышында яңа драматургларның, яңа пьесаларның булмавына зарланды режиссер. "Ничек булмасын? Миндә берничә пьеса бар, мәсәлән", — дидем сүз уңаеннан. "Китер, карыйк", — диде. Шул ук көнне, кире уйлаганчы дип, Ишембайга кайтып 3 пьесамны алып килеп бирдем.
    Берничә көн үткәч Флорид абый пьесаларының язмышы белән кызыксына. Исрафилов: "Пьесаларыңның өчесе дә куярлык, берсен репертуарга кертәбез," — дип җавап бирә.
    1991 елда Флорид Бүләковның пьесасы "Современная драматургия" журналында басылып чыкканда, кереш сүзне Рифкать Исрафилов үзе яза. Анда мондый сүзләр була: "Бүләков миңа әсәрләрен китереп биргәч, мин аларны бер төн эчендә укып чыктым. Һәм шуны аңладым — бездә яңа драматург барлыкка килде". әлегәчә танылмаган яшь драматург өчен бу зур уңыш була. Ул исәпли-саный да, журналистиканы ташлап, тулысы белән драматургиягә китәргә була. Билгеле, аның әлеге карары барысын да аптырата.
    — әти бөтенләй хәйран калды. Ни дисәң дә, ул чакларда гәзиттә эшләү зур мәртәбә иде бит. Гәзитләрнең дөресен генә яза торган чагы, журналистлардан курка торган чак. Кирәк чакта сүзең үтә, дигәндәй. Кинәт кенә шуларны ташла да, "ирекле очышка" кит, имеш.
    Ләкин Флорид абый ул чакта ук бик тәвәккәл кеше була, күрәсең. үз дигәнен эшли. Аның исәпләүләре буенча пьесалардан кергән акча дөнья көтәргә, балалар үстерергә, кыскасы, яшәргә җитәргә тиеш була. Ләкин 90 елларда акчаларның буталып бетәчәген, инфляцияләр булачагын алдан күреп белеп булмый шул.
    — Пьесаларымны тоттым да калдым. Эш урыны юк, хезмәт хакы юк, социаль яклау юк. Хатыным Светланага рәхмәтлемен. Ул эшләп торды, минем өчен гаиләбезне ашатты. Юк, пьесалар язуымны туктатмадым, яздым. Кулдан тартып алып диярлек сәхнәләштерә бардылар. Ләкин матди яктан аның файдасы юк иде. Тамашачы йөрми башлады. Акча булмагач, халыкта нинди театр кайгысы булсын? Шуңа күрә өлкән драматурглар ул вакытларда эшләмәде дә. Без берничә генә кеше язып азапландык. Ләкин драматургка кыенлыклар кирәктер дип уйлыйм. Нәкъ шул вакытта иң яхшы пьесаларымны иҗат иттем бит мин.
    Башкортстаннан тыш, Татарстанда күп куела Флорид Бүләковның әсәрләре. Камал театры "әбиләргә ни җитми?" әсәрен сәхнәләштерә. Минзәлә, әлмәт театрлары аның барлык әсәрләрен дә диярлек уйный. ВАПның пьесаларны төрле театрларга тарата торган махсус бүлеге эшләгән. Аның аша Бүләковның әсәрләрен күп кенә милли театрлар алып куя башлый. Мәскәүдә чыгучы "Современная драматургия" журналында да даими басылып тора аның әсәрләре. Шуның нәтиҗәсендә урыс театрларында уйнала башлый.
    — Минем тормышта иҗади эзләнүләр дистә елларга бүленгән төсле. 10 ел баянчы булдым, аннан журналист, 50 яшемә кадәр драматург, ә 50дән соң киносценарийлар белән мавыгып киттем. үзебезнең халык турында, үзебезнең кешеләр, табигатьне күрсәтә торган сериал төшерик дип тәкъдим иттем ГТРКага. Башта ризалашмадылар, мохтаҗлык юк диделәр. ә аннан соң үзләре заказ бирде. Мәскәүдә сериал төшерер өчен махсус фирмалар төзелә. Кино төшерелеп беткәнче ул акча табу, спонсорлар эзләү белән шөгыльләнә. Бездә "Ай кызы" телевидение мөмкинлекләре белән төшерелде. Шуңа күрә кайберәүләр мине "череп баеган" дип уйлап ялгыша. Бер сериал эченә биш пьесалык материал кереп китте. Аларны язган булсам, бәлки баеган да булыр идем. Ләкин үкенмим. Матур килеп чыкты.
    Чыннан да матур килеп чыкты. Башкортстанда беренче сериал булды бит ул. Милли телестудияләрдә моңарчы булмаган хәл. Вакытында "Байлар да елый" сериалын караган кебек, бар эшләрен ташлап карадылар аны. Карамаслык та түгел инде. Көн-төн ату да үтереш күрсәткән телевизордан үз мохитеңне күрү кадерле, көтелгән вакыйга. Без яшәгән авыллар, без тирә-якта күргән кешеләр, безгә таныш язмышлар сурәтләнгән анда. Тәүдә 13 сериясе төшерелгән булса, соңрак аңа тагын 20 серия кушылды. ә барлыгы сериал автор тарафыннан 50 серияле итеп язылган. Быел җәй соңгы серияләрен төшереп бетерергә җыеналар.
    "Ай кызы" Флорид Бүләковны канатландырып җибәрә. Ул сценарий артыннан сценарий яза. "Тайны Аркаима", "Дурь", "Эвтаназия" һ.б. Кино — ул сәнәгать. Зур акчалар таләп итә. Шул сәбәпле бар язылган киносценарийлар да дөнья күрә бармый. Ләкин бу драматургның иҗатына "тормоз салмый". Ул үзе дә иҗат итә, каләмдәшләренең иҗатын да, театр репертуарларын да күзәтеп бара.
    — Репертуар бай булсын өчен, анда иң беренче чиратта, заман әсәрләре дә, классика да булырга тиеш. Классик әсәрләр бүгенге караштан искергән, примитив тоелырга мөмкин. Ләкин аларга ул заман яшәешенең, шул заман кешеләренең рухы сеңеп калган. Бүген дә ул дәвер тормышын чагылдыра алабыз без, ләкин рухын бирә алмаячакбыз. ә бездән соң килгән буын безнең заманның рухын бирә алмаячак. Бу безнең өлешкә төшкән бурыч. Драматурглар "штучный товар" алар, әлбәттә, күпләп йөрмиләр. Яшьләр бер пьеса яза да, театрлар буйлап йөрергә керешә шул ул. Анысы куелмыйча торып, икенчесенә тотынмый. әмма бу хата. Шагыйрьләрне карагыз, бер шигырь язу белән чикләнми бит алар. Язалар да язалар. Өлкән драматурглар юл бирми дип уйлау шулай ук хата. Яшьләрне театрлар һәрвакыт көтеп тора. Алар бит яңа сулыш, яңа фикер, яңа тема алып килә, — ди драматург.
    Флорид Бүләков әсәрләрендә әйтелергә тиеш фикер беркайчан да сәхнәдән турыга яңгырамый. Ләкин тамашачы аны һәрвакыт ишетә, күрә, аңлый. Аның әсәрләрен карагач, залда утыручылар еш кына "минем шундый хәл турында ишеткәнем бар иде шул", "безнең авылда шулай булды бит", "теге хатын нәкъ безнең күрше инде менә", дип еш әйтә. Бу инде Флорид Бүләковның заман сулышын, җәмгыять сулышын тоеп яши белүен күрсәтә. Ул тамашачыларны кирәк икән көлдерә дә, кирәк икән елата да ала. Бу исә чын драматургның кодрәтеннән генә килә торган эш.
     
    Эльмира ИБРАҺИМОВА.
     
    Еще можете прочитать в "Кызыл тане" интересную статью
     
    "Флорид Бўлєков драматургиясенењ кайбер сабаклары"
     
     

     
    Категория: СТАТЬИ | Добавил: florid_buljakov (23.07.2010)
    Просмотров: 1703